Каролина Бос (; 1959 ел, Роттердам) — Нидирлан архитекторы. Амстердамда урнашкан архитектура фирмасының зур наградаларына ия булган UNStudio фирмасын оештыручы булып тора. Бос архитектура темаларына лекцияләр укый, шулай ук төрле мәктәпләрдә укытаThe Architect: Women in Contemporary Architecture. — New York, NY : Watson-Guptil Publications, 2001. — P. 26–29. — ISBN 0823016528.. Аның архитектура рәсемнәре һәм проектлары төрле музейларда, башлыча Нью-Йоркның Хәзерге заман музеенда күрсәтеләCaroline Bos. MoMA | The Collection. Museum of Modern Art (MoMA) (2015). Дата обращения: 16 марта 2021..

Белеме Каролина Бос 1991 елда Бирбектә (Лондон университеты) сәнгать тарихы өлкәсендә сәнгать бакалавры дәрәҗәсен ала, ә аннары Нидирланда Утрехт университетында архитектураның магистр дәрәҗәсенә ия була. Лондонда үзенең булачак ире Бен ван Беркель белән таныша.

Карьерасы

Башта Каролина Бос ире белән бергә «Forum» (1985-1986 елларда) һәм «Diagram Works» (1988 елда) кебек басмаларда журналист булып эшли. 188 елда ир Амстердамда «Berkel & Bos Architecturbureau» фирмасын оештыра, ул Нидерландта тәнкыйтчеләрнең танылуын алган берничә архитектура проектын әзерли.

1998 елда фирманың исеме «UNStudio» дип үзгәртелә. Компаниядән үз исемнәрен алып ташлауны ирле-хатынлы архитектура ул амбицияле төзелеш проектларын ашыру өчен кирәкле хезмәттәшлек, аның нигезендә архитектура, шәһәр төзелеше һәм инфраструктура өлкәсендә экспертлар командасы тора, дип аңлатаWessner, Gregory Ben van Berkel, interview. The Architectural League of New York (2 февраля 2011). Дата обращения: 16 марта 2021.. Бу карашны алар яңа бинаның урынын планлаштырганда якындагы территорияләрне һәм тирә-якны исәпкә алучы «тирән план кору» дип атый. Каролина Босны «UNStudio» фирмасында «яшерен корал» дип йөртәләр, чөнки аның махсус дизайнчы белеме юк һәм архитектурада үзенчәлекле алымга ия. Аны компанияда иң яхшы архитекторларның берсе дип исәплиләрde Ferrari, Gabriella (лето 2002). “Ben van Berkel”. Bomb. 80. Дата обращения 16 марта 2021..

2012 елның мартына компания штатында 17 илдән 153 хезмәткәр эшли, «UNStudio» исәбендә 69 бөтен проект исәпләнә«UNStudio: People» . Каролина төрле проект командалары белән эшләп, аларның күпчелегенә керә«Ben van Berkel & Caroline Bos» , mapolis Architecture«UNStudio — Ben van Berkel» , ArchitonicTweeddale, Anna Interview: Caroline Bos. ArchitectureAU. Architecture Media Pty Ltd (август 2012). Дата обращения: 16 марта 2021.. Бос эшләгән иң билгеле проектларга Утрехт шәһәрендә принц Клаус күпере (Нидерланд) һәм Штутгарттагы Mercedes-Benz музее карый.

Бос төрле институтларда, шул исәптән Арнемда архитектура академиясендә, Ливерпуль университетында, Вена техник университетында һәм Амстердамда Берлаг институтында укыта. Бен ван Беркель белән бергә чакырулы лектор сыйфатында Принстон университетында чыгыш ясый һәм аның белән бергә «UNStudio» компаниясендә берничә басманың автордашы була. 2012 елда ул Мельбурн университетының мактаулы профессоры исемен алаNext Lecture at IAAC: Caroline Bos from UNStudio. IAAC Blog. IAAC (Institute for Advanced Architecture of Catalonia) (24 апреля 2013). Дата обращения: 16 марта 2021..

Искәрмәләр

Сылтамалар

Официальный сайт UNStudio Төркем:Шәхесләр:Нидерландлар Төркем:Әлифба буенча архитекторлар Төркем:1959 елда туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр