Фәхретдинова Хәдичә Сираҗетдин кызы (1.08.1938) — дерматовенеролог-галим, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2004). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003). Түкән авылыннанБашҡорт энциклопедияһы — Фәхретдинова Хәҙисә Сиражетдин ҡыҙы .

Биографиясе БАССРның Куергазы районы Түкән авылында туган.

1969 елда Башкорт дәүләт медицина институтын (хәзерге вакытта университет) тәмамлагач, Стәрлетамак каласындагы кала тире-венерология диспансерына эшкә җибәрелә. Анда дүрт ел эшләгәннән соң, Уфа каласындагы шушындый ук диспансерга күчерелә.

1978 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында хезмәт юлын дәвам итә. 2002 елдан алып өстәмә профессиональ белем бирү институтының дерматовенерология курсы мөдире вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлеге җенси юл аша йоккан инфекцияләр, микроспория, тире авыруларының һәм башка эпидемиологиясен, клиник үзенчәлекләрен өйрәнүгә, аларны дәвалауга, искәртүгә багышланган.

Аның катнашлыгында микроспория, псориаз авыруы белән авырганнарны дәвалау ысулы һәм Microsporum canis үрчетү өчен туклыклы мохит булдырыла.

170 кә якын фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.

БР дерматовенерологлар җәмгыяте рәисе (2004 елдан алып).

Хезмәтләре

Диагностика и лечение наиболее часто встречающихся неотложных состояний в дерматологиий. Уфа, 2012 (автордаш)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Куергазы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1938 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар