Албания сәнгать университеты () — албан университеты (элек Сәнгать академиясе () буларак билгеле булган); сәнгать өлкәсендә югары белем бирелә торган илнең төп уку йорты булып тора.

Тарих Уку йортына 1966 елда өч институтны: Тиран дәүләт консерваториясен (), Сынлы сәнгать югары мәктәбен () һәм «Александра Моисиу» актёрлар мәктәбен () берләштереп, Югары сәнгать институты () буларак нигез салынган.

Албания һәм ССРБ коммунистик хезмәттәшлеге вакытында югары уку йорты классик музыка һәм балетта рус мәктәбенең традицияләрен белем бирү процессында куллану мөмкинлегенә ия була.

1991 елда Сәнгать институты Сәнгать академиясе дип үзгәртелә. 2009 елның 12 октябрендә ул «Бөек магистр» ордены белән бүләкләнә. 2011 елның 23 мартында Албания Министрлар Советы карары белән Сәнгать академиясе Сәнгать университеты дип үзгәртелә, ул үз эшчәнлеген 2011/2012 уку елыннан башлап җибәрә. Университет элеккечә рус балет мәктәбе һәм классик музыка белән элемтәләрне хуплый.

Эшчәнлек Университетта өч факультет бар:

Музыка факультеты: музыка белеме, композицияләр һәм дирижлау кафедрасы җырлау кафедрасы Визуаль сәнгать факультеты: рәсем сәнгате кафедрасы скульптура кафедрасы Сәхнә сәнгатьләре факультеты: актёрлык сәнгате кафедрасы режиссура, эстрада, хореография һәм дизайн кафедрасы

Ректорлар

1966—1969 годы − Vilson Kilica 1969—1973 годы − Tefik Çaushi 1973—1978 годы − Lili Zhamo 1978—1981 годы − Ibrahim Madhi 1981—1988 годы − Kristo Jorgji 1988—1991 годы − Jakup Mato 1991—1992 годы − Fatmir Hysi 1992—1995 годы − Bujar Kapexhiu 1995—1997 годы − Gjergj Zheji 1997—2008 годы − Kastriot Çaushi 2008—наст. время − Petrit Malaj

Чыгарылыш укучылары һәм укытучылары Югары уку йортының чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылара Албаниядә генә түгел, ә чит илләрдә дә билгеле. Алар арасында:

Зеф Бушати — актёр, сәясәтче һәм дипломат Иосиф Дробонику (1952—2020) — рәссам-монументалист Клети Кадиу — биючеKledi Kadiu Венера Кастрати — рәссамVénera Kastrati Куйтим Спахивогли — театр факультеты деканы, Албаниянең халык артисты Инва Мула — опера җырчысы Эди Рама — Албания премьер-министры Анри Сала — рәссам Сандер Проси — профессор, Албаниянең халык артисты Эрмонела Яхо — опера җырчысы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Университетның рәсми сайты Рәсми сайт Albania | Ranking Web of Universities

Төркем:1966 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Тирана Төркем:Әлифба буенча университетлар