Әхмәдулла Шәфигуллин, Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллин (Мәскәүдә: Александр ГавриловичШафигуллин Александр Гаврилович. Персоналии , 1905 елның 23 апреле, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Ярсубай волосте, Туймәт ― 1971 елның 14 августы, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1948), профессор (1948), 1949―1955 елларда Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры. ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1954).
Тәрҗемәи хәле 1905 елның 23 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Ярсубай волосте (хәзерге Татарстанның Чирмешән районы) Туймәт авылында туган. 3 ел авыл мәдрәсәсендә укыган. Укуын ташлап, хәлле кешенең остаханәсенә слесарь булып урнашырга мәҗбүр була. 1921 елгы ачлыкта әти-әнисе вафат була, яшүсмер апасы белән кала. 1922 елда Себергә, Минусинск шәһәренә китеп, комсомол оешмасы ярдәме белән телеграфка башта өйрәнчек, аннары мастер булып эшкә урнаша. 1928 елда комсомол юлламасы белән Томскида рабфакка укырга керә. Рабфакны, күчеп, Клин шәһәрендә тәмамлаган. 1931 елда ВЛКСМ ҮК юлламасы белән Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 5нче курста укыганда Ленин орденлы Мәскәү электр лампалары заводы лабораториясенә тикшеренүче инженер итеп чакырыла. Диплом алгач та, шунда эшкә кала. 1940 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәүнең Коминтерн районы эшчеләр батальонына языла. 1942 елның августында, сугыштан кайтарып, Монголиягә университет ачарга әзерлек эшләрен башлау өчен җибәрелә. Университет ачылгач, шунда физика кафедрасы мөдире, декан итеп калдыралар. 1944 елда СССРга кайтып, Мәскәү университетының физика факультетында магнитлылык кафедрасы доценты булып эшли башлый. 1948 елда физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация яклый, эксперименталь физика кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсен ала. 1948 елда СССР Югары белем министрлыгының университетлар буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Казан дәүләт университеты Вячеслав Елютин 1949 елның сентябрендә Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры итеп җибәрә. Физика-математика факультетында физика кафедрасы оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә. КДУ ректоры итәргә әзерлиләр, әмма билгеләнми кала.
Камил Фасеев, профессор:
Казан университетына яңа ректор билгеләргә кирәк иде. Миңа лаек кандидатура табу бурычы йөкләнде. Университетның гыйльми шурасы әгъзалары белән киңәшергә булдым. Киңәшмәдә профессорлар С. Альтшулер, Б. Лаптев, Б. Арбузов, Е. Тихвинская, Л. Миропольский, А. Норден, Г. Тумашев, М. Марков, А. Бажанов, Х. Госман, М. Абдрахманов, Ш. Хәбибуллин һ. б. катнашты. Мин аларга ректор постына проректор, профессор Ә. Шәфигуллинны тәкъдим итәргә дигән фикер барлыгын һәм аның Мартынов тарафыннан да яклануын әйттем... Галимнәр киңәшмәсе бер тавыштан бу тәкъдимне хуплады.Камил Фасиев. Истәлекләр. Мәдәни Җомга, 2001 ел, 1 июнь
Әмма Ә. Шәфигуллинга ректор кәнәфиендә утыру насыйп булмаган икән. КПСС Татарстан ӨК карары әзерләнгән 2-3 көн арасында беренче секретарь З. Моратов кулына Арбузов, Альтшулер, Морозов, Норден кул куйган зур хат килеп төшә. Анда Шәфигуллинның әзерлеге түбән булуы әйтелә, аның яңа гына чыккан монографиясендә берничә формулада хаталар табылган. З. Моратов җаваплы хезмәткәрләрнең зур булмаган ялгышларын да кичерми, аларга карата кискен чаралар күрүне таләп итә иде. Шәфигуллинны ректор урынына тәкъдим итмәү генә түгел, проректор эшеннән дә бушаттылар. Минемчә, монда Россиянең атаклы университеты башында татар кешесе утыра күрмәсен дигән астыртын сәясәт өстенлек алды булса кирәк.
1955 елның сентябреннән – Мәскәүдә Бөтенсоюз читтән торып укулы машина төзелеше институтының физика кафедрасы мөдире.
1960 елдан – Бауман исемендәге Югары техник университетның (МВТУ) гомуми һәм гамәли физика кафедрасы мөдиреИстория кафедры физики МГТУ им. Н. Э. Баумана .
1965―1969 елларда Р. Я. Малиновский исемендәге Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясенең физика кафедрасы башлыгы Шафигуллин Александр Гаврилович .
50 дән артык фәнни хезмәт, ике монография, фәнни мәкаләләр авторы.
1971 елның 14 августында Мәскәүдә вафат. Новодевичье зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, матаулы исемнәре 1954 – ТАССР атказанган фән эшлеклесе
Хәтер 2015 – педагогика фәннәре кандидаты Рушания Сәүбанова Ә. Ш. Шәфигуллинның тормыш юлына багышланган китабын чыгарган В Туйметкине презентовали книгу об Ахмадулле Шафигуллине. «Наш Черемшан», 7.12.2015.
Искәрмәләр
Әдәбият Ясәви Шәмсетдинов. Туймәтем – туган ягым. К.: «Идел-пресс», 2010 ел, 185-188нче бит. ISBN 978-5-85247-370-7
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар галимнәре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:ТАССР атказанган фән эшлеклеләре