(, ) — Казандагы татар театры. 1988 елга кадәр Күчмә театры буларак билгеле.

Театр тарихы

Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында уйнала (Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система». Бөек Ватан сугышы елларында (1942 елның октябреннән 1944 елның октябренә кадәр) Буа шәһәрендә Татар академия театры филиалы буларак эшли. Соңыннан Республика татар күчмә театры статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — Ә.Г. Мәҗитов, труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б.Д. Галиуллина, Г.М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З.Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. 1944 елда Күчмә театр Казанга күчерелә. Казан Кирмәнендә Спас манарасында урнаша. 1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. 2005-2010 елларда озакка сузылган ремонт эшләре аркасында тагын бинасыз кала. 2010 елның 14 май көнне театр бинасы реставрациясеннән соң театр үз йортына кайттыТинчурин үз йортына кайтты. 1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә. 2025 елның 4 сентябрендә театр Горький урамындагы бинасында соңгы премьерасын ― Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле премьерасын чыгарган. Спектакльне Зиннур Сөләйманов рәссам Лилия Сөләйманова, композитор Васил Гафаров, ут куючы рәссам Илдар Шакиров белән бергә чыгарган. Рольләрдә ― Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Әдилә Хәсәнова, Камилә Шакирова һәм Зөфәр Харисов (Ренат Шәмсетдинов)Рузилә Мөхәммәтова. Тинчурин театры Горький урамындагы бинасында соңгы премьерасын чыгара. Татар-информ, 4.09.2025. Иске бинада (Горький урамы) 19 октябрьгә кадәр спектакльләр куела. 2025 елның 19 октябрендә иске бинада (Горький урамы) труппа соңгы спектаклен ― «Яратам! Бетте-китте» комедиясен (авторы ― Актаныштан укытучы Ләйсән Әминова, спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр ХарисовАдилә Илалова. “Яратам! Бетте-китте!” комедиясе елатты. Шәһри Казан, 14.04.2023) күрсәткәнРузилә Мөхәммәтова. Тинчурин театры яңа сәхнәгә күченер алдыннан тарихи сәхнәсе белән хушлашты. Татар-информ, 20.10.2025. Яңа бинада (Татарстан урамы) 22 октябрьдә беренче спектакль ― «Хыял артыннан» спектакле куелаГөлүзә Ибраһимова. Тинчурин театры директоры Камал театры бинасында беренче спектакль куелу көнен әйтте. Татар-информ, 10.09.2025.

Биналар Иске бина

1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. Яңа бина

2025 елның көзеннән Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан бинага (Камал театрының элекке бинасы) күчәГөлүзә Ибраһимова. Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә. Татар-информ, 25.07.2025.

Бүләкләре «Тантана» премиясе лауреаты.

Шәхесләр

Директорлар 1984―2002 ― Роберт Әбелмәмбәтов (1942―2002), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).

Режиссерлар

1933―1937 елларда — Г. Ильясов, 1937―1946 — Ә. Мәҗитов 1946―1948 — Г. Йосыпов 1948―1949 — С. Вәлиев 1950―1956 — С. Вәлиев-Сульва 1956―1962 — К. Тумашева 1963―1985 — Р. Тумашев 1971―1975 — Рәфкать Бикчәнтәев 1985―1988 — Рабит Батулла 1988―1991 — Дамир Сираҗиев 1991―2019 — Рәшит ЗаһидуллинРәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. Татар-информ, 2.09.2019 Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм". Азатлык радиосы, 03.09.2019 2019 елдан — ике ел театр баш режиссерсыз эшлиТуфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 22.08.2021 2021 елдан ― Туфан Имаметдинов 2025 елдан ― Айдар ҖаббаровРузилә Мөхәммәтова. Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте. Татар-информ, 14.08.2025.

Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1922 1923 Заһидә Тинчурина 1897-06-13 Казан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты актёрмөгаллим Zakhida Tinchurina 1988-08-13 Кәримә Нуруллина 1925-05-25 УрмышлыШөгер районы (Татарстан АССР) актёр 2013 Габдрахман Сәлимов 1926-12-16 Күәм биючехореографлибреттист 1990 Сания Исмәгыйлева 1931-03-04 Коры Көрнәле Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр 2015-06-24 1988 2019 Исламия Мәхмүтова 1939-12-01 Югары Әлки актёр Islamiya Makhmutova 2019-12-03 Роберт Әбелмәмбәтов 1942-02-25 Юлкотлы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёрдиректор 2002-04-27 1967 1971 Люция Абдуллаева 1944-10-08 Әстерхан театр актеры 1974 Зөләйха Хәкимҗанова 1950-06-30 Ярлы Түбә театр актеры Тәслимә Фәйзуллина 1953-07-17 Дүсән Уфа сәнгать училищесы университет профессорытеатр актеры Taslima Fayzullina 2018-10-13 1984 1998 Рәдиф Сәгъди 1957-07-17 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты язучыдраматургтеатр актеры Гафур Каюмов 1959-03-02 Яңа Сәрдә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИСNational Academy of Arts драматургтеатр режиссеры 2018-07-27 1989 1998 Илдус Фәиз 1963-01-29 Олы Тархан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеИсламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә театр актерыимам Ildus Faizov 1985 1990 Рафил Сәгъдуллин 1964-01-18 Ташчишмә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры Rafil Sagdullin 1989 Җәмилә Әсфәндиярова 1969-01-03 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр 1998 Зөлфия Вәлиева 1973-06-17 Казан Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеКазан дәүләт мәдәният институты театр актерыҗырчы Гүзәл Гайнуллина 1976-09-21 Сарман Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры 2008 2018 Илфак Хафизов 1987-02-15 Түбән Табын Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты актёр Резеда Зәйниева 1988-08-07 Арбор Казан (Идел буе) федераль университеты шагыйрьдраматургтәрҗемәчесценарист 2019 Ильяс Камал 1992-07-29 Санкт-Петербург Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе музыкачыкомпозитордирижёрвиолончелист Ilyas Kamalov Гүзәл Гафарова (1992) 1992-08-20 Буа Казан дәүләт мәдәният институтыА.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты театр актеры Ландыш Ибәтуллина 1993-08-08 Биектау районы Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр Камилә Шакирова 1993-05-19 Казан Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр 2015 Диләрә Фәттахова 1994-12-09 Мөрәле (Кайбыч районы) Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актерысәнгатькәр Лилия Камалиева 1995-01-23 Сарман районы Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр Альбина Гашигуллина 1998-07-01 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры

Искәрмәләр

Сылтамалар

Театр рәсми сайты

Моны да карагыз Тинчурин театры оркестры

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Казан театрлары Төркем:Татар театрлары Төркем:Тинчурин театры Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Кәрим Тинчурин хөрмәтенә аталган объектлар