Вагыйф Физули оглы Җавадов (; 1989 елның 25 мае, Бакы) — Азәрбайҗан футболчысы, һөҗүмче. Шулай ук Россия гражданлыгына ия.

СКА футбол клубы экс-уенчысы (Ростов-на-Дону) Физули Җавадовның улы, Искәндәр Җавадовның туганыВагиф Джавадов: С удовольствием сыграл бы против Армении и выиграл этот матч. Илгар Корбановның туганнан туган абыйсы.

Тормыш юлы

7 яшендә Бакыда балалар футбол мәктәбендә футбол уйный башлый. Беренче тренер — Вагыйф Пашаев. 11 яшендә Мәскәүгә ЦСКА балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күчә. Тренеры Владимир Александрович Кобзарь була.

Клуб карьерасы 2007 елдан «Карабах» (Агдам) Азәрбайҗан премьер-лигасы командасының төп составында чыгыш ясый. Элегрәк Мәскәүнең ЦСКА командасы дублёрлары составында чыгыш ясаган.

2009 елда Вагыйф Нидерландның «Твенте» командасы белән 3 еллык контрактка кул куя, 7 нче уен номерын ала. Шуннан соң арендага «Бакы» клубына, аннары Түбән Новгородның «Волга» клубына күчә. 2012 елның гыйнварында контракт буенча түләүләр тоткарлану сәбәпле, клубтан китә. Ирекле агент сыйфатында Азәрбайҗанга әйләнеп кайта, 17 гыйнварда «Карабах»белән контракт төзи.

Милли җыелма командада 2006 елдан Азәрбайҗан милли җыелма командасында чыгыш ясый башлый. Командада 7 нче номер астында чыгыш ясый. Җыелма команда составында дебют уены 2006 елның 18 маенда Кишинёвта, Молдова җыелма командасы белән иптәшләрчә матч вакытында була, уен 0:0 исәбе белән тәмамлана. 2009 елда дөнья чемпионаты 2010 га сайлап алу турниры кысаларында үз командасы өчен Россия җыелма командасы капкасына бердәнбер туп кертә (матч 1:1 исәбе белән тәмамлана). 2013 елның 15 октябрендә Бакыда узган 2014 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында Азәрбайҗан — Россия матчында исәпне соңгы минутларда тигезли, янәдән Азәрбайҗан җыелмасының бердәнбер голы авторы була (матч шулай ук 1:1 исәбе белән тәмамлана).

2011 елның 7 октябрендә, Австрия җыелма командасына оттырганнан соң (1:4) команда өчен чыгышлардан баш тарта. 2012 елның 8 августында Вагыйф Җавадовны милли җыелма командага кайтараларВагифа Джавадова вернули в сборную.

Казанышлар

Команда өчен

«Карабах» (Агдам)

Азәрбайҗан Кубогы иясе: 2009«İnter» (Bakı) — «Qarabağ» (Ağdam) 0:1, финал — 23.05.2009

«Твенте»

Нидерланд чемпионы: 2009/10

Шәхси

Азәрбайҗанның иң яхшы футболчысы: 2009

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Карабах» клубы сайтында профиле Allsoccerplayers.com сайтында профиле AFFA сайтында Азәрбайҗан футбол командасы составы 

Төркем:Русия футболчылары Төркем:Бакыда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1989 елда туганнар Төркем:25 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Азәрбайҗан футболчылары