Piter.tatar яки Питер Татар — Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы, 2019 елда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы буенча Равил Закиров нигез салган. Порталга Равил Закиров, Санкт-Петербургтагы татар җәмәгать эшлеклесе ия. Портал төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген яктырта һәм укучыларга алда торган татар мәдәни-иҗтимагый чаралары турында хәбәр итә. Порталда шәһәрнең һәм башка регионнарның татар журналистларының мәкаләләре бастырыла.

Тарихы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы 2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы белән эшли башлады. Портал төбәкнең татар бергәлекләре эшчәнлеген яктырткан һәм татар чаралары турында яңалыклар һәм афишалар урнаштырган.

2019 елның 31 октябрендә портал мөхәррире Равил Закиров инициативасы белән шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыйган түгәрәк өстәл форматында Санкт-Петербург татар медиафорумы уза.

2020 елның мартыннан башлап, короновирус пандемиясе чорында портал онлайн форматта актив чаралар үткәрә башлады, алар арасында ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар да бар.

2020 елның 31 октябрендә II Петербург Татар Татар Медиафорумы онлайн форматта узды, ә бераз соңрак (12 декабрьдә) «Нур» газетасының 115 еллыгына багышланган онлайн конференция булды: Татарстан вакытлы матбугат басмалары: ретроспектива һәм киләчәк.

III Петербург Татар Медиафорумы «Татар коммуникацияләр платформалары — йөзгә-йөз» нәтиҗәләре буенча (2021 елның 21 ноябрьдә) Татар Порталлары Берлеге оештырылды.

2022 елның декабрендә портал «Белем Җәүһәрләре» (Татнетны үстерү фонды) XIII халыкара интернет-проектлар конкурсы лауреаты булды.

2023 елда портал «Миллиард. Татар» шорт-листына «2023 елгы татарлар турында иң яхшы медиа проект» номинациясендә эләгә, ә порталның шеф-мөхәррире Равил Закиров «2023 елгы татарлар» топ-100 рейтингына эләгә.

Хәзерге вакытта портал төбәк һәм Татарстанның татар, рус һәм инглиз телләрендәге яңалыкларын яктырта, онлайн интервью, лекцияләр, концертлар һәм башка чаралар үткәрә, шулар исәбендә Петербург Татар Медиафорумы. Портал төбәктә (СЗФО), илдә (ТР, РБ һәм башка регионнар) һәм чит илләрдә (Европа, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австралия, Канада) татар берләшмәләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Портал төбәкнең татар һәм татар бергәлекләрен мәгълүмати киңлектә агарту һәм интеграцияләү максатыннан онлайн чаралар үткәрә.

Чаралар

2026

Җәлил-квиз Муса Җәлилгә багышланган ЯФ-видеороликлар конкурсы Тукай-квиз Габдулла Тукайга багышланган ЯФ-видеоликлар конкурсы Тукай-марафон

2025

Квиз «Каюм Насыйрига — 200» Җәлил-квиз Конкурс #ПитерТатарСабантуй

2024

Җәлил-квиз Тукай-квиз «Татарча беләсеңме?» викторинасы Яңа ел онлайн концерты «Питер Татар» (2025)

2023

Тукай-квиз Яңа ел онлайн концерты «Питер Татар» (2024)

2022

Тукай-квиз Татар Порталлары Берлегенең онлайн-очрашулары (һәр ай) Татарлар белән видео-интервьюләр Яңа ел онлайн концерты «Петербургта Шәрекъ киче» (2023)

2021 Видеофлешмоб#минтатар.Видеофлешмоб#минтатар.youtube.com. Видеофлешмоб#минтатар ТР телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган онлайн сабантуй концерты.ТР телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган онлайн сабантуй концертыyoutube.com ТР телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган онлайн сабантуй концерты Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә теракт корбаннары истәлегенә мемориал турында видео.Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә теракт корбаннары истәлегенә мемориал турында видео.Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә теракт корбаннары истәлегенә мемориал турында видео. Видеофлешмоб #tukaylinguaВидеофлешмоб #tukaylingua. Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара видеосы.Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара видеосы. Татарлар турында лекцияләр циклы.Татарлар турында лекцияләр циклы III Санкт-Петербург Татар Медиафорумы (21.11) Яңа ел онлайн концерты (2022)

2020

Татарлар белән видео-интервью циклы Фикер экспертлары белән видео-интервью циклы Тукай-квиз Укучылар конкурсы #тукайвспб (майда) Телемост «Аулак Өй» (июнь) 12 июньдә бәйрәм онлайн концерты Татар мәдәнияте фестивале (12 сентябрь) II Санкт-Петербург Татар Медиафорумы (31.10) «Нур» газетасының 115 еллыгына конференция: Татарстан вакытлы матбугат басмалары: ретроспектива һәм киләчәк (12.12) Яңа ел онлайн концерты (2021)

2019

Мөхлис Бубины искә алу кичәсе өчен видео Җәлил укуларының видеосы I Петербург Татар Медиафорумы

Проектлар

Лекция һәм интервью видеосы Петербург Татар Медиафорумы Татар порталлары берлеге Подкаст «Әйттем бит»

Бүләкләр XIII халыкара интернет-проектлар конкурсы «Белем Җәүһәрләре» (ТатНетны үстерү фонды):

1 нче урын «Иң файдалы һәм популяр татар видеоблогы/видеоканал» номинациясендә 3 нче урын «Иң файдалы һәм популяр татар мобиль сервисы, скрипт яки кушымта» номинациясендә Лауреат «Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәсендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә

Төркем Порталның эше Петербургның татар блогерлары һәм журналистлары командасы тарафыннан хуплана:

Равил Закиров — баш мөхәррир, продюсер, администратор Фирая Рәшитова — мәдәни-агарту эше буенча киңәшче, мәкаләләр авторы Ринат Мәһдиев — иҗтимагый элемтәләр буенча киңәшче Зария Хәсәнова — журналист, татар телендәге мәкаләләр авторы Катифа Гайнетдинова — журналист, телевидение алып баручысы, PR Линара Николашкина — журналист, фотожурналист, мәдәни-массакүләм чаралар күзәтүчесе Фәридә Гренда — журналист, мәдәни-массакүләм чаралар күзәтүчесе Гүзәл Садыкова — журналист Максим Кузнецов — КазФҮ фәнни хезмәткәре, татар һәм рус телләрендәге мәкаләләр авторы Ася-Августа Никифорова — журналист, мәдәни-массакүләм чаралар күзәтүчесе

Порталга даими ярдәм итә торган авторлар һәм мәгълүмат партнерлары:

ТРның СПб һәм ЛО дагы Даими вәкиллеге (Ренат Вәлиуллин, Дамир Сабиров, Шамил Шәяхмәтов) Бөтендөнья татар конгрессы (Казан) «Ак калфак — Нева» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы (Фирая Рәшитова) Санкт-Петербургның татар журналистлары клубы (Зария Хәсәнова, Рәхим Теляшов, Альмира Таһирҗанова)

Сылтамалар

Web-сайт https://piter.tatar/

Max Яңалыклар каналы

Афиша каналы

Telegram https://t.me/piter_tatar

https://t.me/afisha_piter_tatar

ВКонтакте https://vk.com/piter_tatar

Одноклассники https://ok.ru/piter.tatar

RuTube https://rutube.ru/channel/25805232/

YouTube https://www.youtube.com/c/PiterTatar

Instagram https://www.instagram.com/piter.tatar/

Facebook https://www.facebook.com/pitertatar/

Twitter https://twitter.com/piter_tatar/

TikTok https://www.tiktok.com/@piter_tatar

Искәрмәләр

Төркем:Рунет Төркем:Татар сайтлары Төркем:Санкт-Петербург татарлары