Самирә Азәр кызы Әфәндиева (; шулай ук Самирә Әфәнди буларак танылган; 1991 елның 17 апреле, Бакы) — Азәрбайҗан җырчысы. «Евровидение-2021» җыр конкурсында Азәрбайҗан вәкиле. Башта ул 2020 елның 12 маенда конкурсның беренче ярымфиналында «Cleopatra» җыры белән гамәлдән чыгарылган «Евровидение-2020»дә Азәрбайҗан данын якларга сайланган була.
Тормыш юлы
Башлангыч карьера Әфәндиева «Yeni Ulduz» (2009), «Böyük Səhnə» (2014) һәм «The Voice of Azerbaijan» (2015—2016, өченче урын) җыр бәйгеләрендә катнашканнан соң, үз илендә популярлыкка ирешә. 2017 елда Казакъстанда Алма-Атада узган «Silk Way Star» халыкара җыр конкурсында Азәрбайҗан вәкиле булган һәм өченче урынны алган. Әфәндиева янә үз илен 2019 елда Казакъстанда Нур-Солтанда узган «Нур-Солтан тавышы» фестивалендә тәкъдим итә.
«Евровидение» 2020 елның 28 февралендә Азәрбайҗанның ITV телекомпаниясе Әфәндиева эчке сайланыш нәтиҗәсендә «Евровидение-2020» җыр конкурсында Азәрбайҗан данын яклау өчен сайлап алынуы турында игълан итә. Әфәнди «Евровидение-2021» җыр конкурсында «Мата Хари» җыры белән катнаша һәм бәйгедә 20 нче урынны яулап ала.
Дискография
Сингллар ИсемЕлYarımın Yarı2019Sən GələndəYol AyrıcıCleopatra2020Mata Hari2021
Искәрмәләр
Төркем:Бакыда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1991 елда туганнар Төркем:17 апрель көнне туганнар Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Азәрбайҗан җырчылары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Eurovision җыр конкурсында катнашучылар