Шабданбай Абдыраманов (, 1930 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Ош районы, Кыз-Күл ― 1998 ел, Кыргызстан, Бишкәк) ― шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Кыргызстанның халык язучысы (1995). СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1958 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1930 елның 24 декабрендә Кыргыз АССРның Ош районы (хәзер Кыргызстанның Җәлал-Абад өлкәсе Сузак районы) Кыз-Күл авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. 1948 елда Җәлал-Абад педагогика училищесын, 1950 елда А. С. Пушкин исемендәге Җәлал-Абад укытучылар институтын кызыл дипломга тәмамлый, шуннан соң 2 ел укытучы булып эшли. 1952―1959 елларда ― Кыз-Күл урта мәктәбе директорыШабданбай Абдыраманов . 1959 елда читтән торып Кыргыз дәүләт университетының (1993 елдан Кыргыз милли университеты, 2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты, ky) филология факультетын тәмамлаган. 1953 елда КПССка керә «Краткая литературная энциклопедия», 1958 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы .

1959 елда Ош педагогика институтында укытучы булып эшли.

1961―1964 елларда Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы әдәбият курсларында укый.

1964 елдан ― Кыргызстан Язучылар берлегенең Ош өлкә бүлекчәсе әдәби консультанты, 1966 елдан җаваплы секретаре.

Алга таба Ош өлкәсе «Ленин жолу» () газетасы корреспонденты. Кыргызстан көньягы экологиясен яклаган очерклар белән актив чыгыш ясый.

1993 елда аңа Кыргызстанның халык язучысы исеме бирелә.

1998 елда Бишкәктә вафат була.

«Солдат» хикәясен татарчага Яхъя Халитов тәрҗемә иткән (1972).

Иҗаты Беренче шигырьләре матбугатта 1949 елда басыла башлый. 1957 елда аның «Май төнендә» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы чыга, 1959 елда икенче шигъри җыентыгы «Торналар» басыла. 1960 елдан башлап ул «Хөкем», «Таныш кешеләр», «Арсланбап аймагында», «Тормыш күзебезне ачты», «Саякның гомере» повестьларын һәм колхоз тормышыннан «Дехканнар» романын язган.

Шигъри җыентыклары Серле гөмбәз (, 1950) Күл турында бәян (, 1957) Май төнендә (, 1957) Торналар (, 1959).

Роман һәм повестьлары Таныш кешеләр (повесть, , 1964) Арсланбап аймагында (роман, , 1965) Хөкем (повесть, , 1966) Дехканнар (роман, , журнал варианты 1968 елда; 1977) Ачык йөрәкле кешеләр (роман, , 1973) Тылсымлы ризык (роман, , 1976) Тәкъдир (роман, , 1980) Яшел галәм (роман, , 1982) Дамокл кылычы (роман, , 1982) Тукучылар (роман, , 1985) Тормыш серләре (роман, , 1988) Тарихтагы ак таплар (роман, , 2007) Токтогул һәм Әндиҗан күтәрелеше (тарихи эссе, , 2014).

Әдәбият Шабданбай Абдыраманов. // Кыргыз хикәяләре (китапны төзеде Хава Хөсәенова). К.: ТКН, 1972, 16нчы бит.

Сылтамалар Прозаик и поэт Шабданбай Абдыраманов. open.kg, 24.11.2014 Абдыраманов Шабданбай. cultin.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Кыргыз язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:ССРБ драматурглары Төркем:Кыргызстан драматурглары Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Кыргыз шагыйрьләре Төркем:Тарихи романнар авторлары Төркем:Кыргызстан халык язучылары Төркем:Кыргыз милли университетын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре