Тимерханов Илдус Хәмит улы (25 апрель 1956 ел) — башкорт балалар язучысы, журналист, туган якны өйрәнүче, 1990 елдан СССРның Журналистлар, 1996 елдан Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2012) һәм Дүртөйле шәһәре һәм районының Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты.
Биографиясе Илдус Хәмит улы Тимерханов 1956 елның 25 апрелендә Башкорт АССРның (1993 елдан Башкортстан Республикасы) Илеш районы Түбән Черекүл авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Итәй авылында урта белем ала.
Хезмәт эшчәнлеген «Чакмагышнефть» нефть һәм газ чыгару идарәлегендә слесарь-төзәтүче булып башлый, аннары скважиналар операторы һәм геология партиясендә белгеч булып эшли.
1974-1976 елларда Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафында хәрби хезмәттә була. Запаска кайтарылганнан соң нефтьче эшен дәвам итә һәм 1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.
Югары белем алганнан соң, Дүртөйле районының «Юлдаш» газетасында эшли.
Иҗади эшчәнлеге 2008 елда Илдус Тимерхановның «Тал-тирәкләр куенында» (русча «Среди ив и тополей») җыентыгы Петр Ершов исемендәге Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2008, 21 февраль һәм автор «иң яхшы балалар язучыларының берсе» дип билгеләнде«Российская газета» — «Неделя» — Башкортостан, № 4647, 2008, 24 апрель, с. 17.
2017 елда Дүртөйле районының Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге тарафыннан язучының «Ут күз» (әкиятләр. — Уфа, Китап, 2002. – 192 бит), «Тал-тирәкләр куенында» (әкият. — Уфа, Китап, 2006. – 172 бит) һәм «Юлбарыслан» (әкиятләр, хикәяләр. — Уфа, Китап, 2011. – 168 бит) китаплары Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премиясенә тәкъдим ителдеБашҡортостандың Һәҙиә Дәүләтшина исемендәге дәүләт премияһына дәғүә итеүселәр билдәләнде. [./Башинформ ], 2017, 17 февральПремияға кем лайыҡ булыр? [./Башҡортостан_(гәзит) ], 2017, 21 февраль.
Китаплары
Хомяк. Паук. Испорченный хлеб: Рассказы / Кн. «Бельские просторы».- Уфа: Китап, 1993. Ворчливая печная труба: Сказки. — Уфа: Китап, 1995. Спичка на солнцепеке: Сказки. — Дюртюли: РИК «Юлдаш», 1998. Жар-пожар: Сказки — Уфа: Китап, 2002. Среди ив и тополей / — Уфа: Китап, 2006. Юлбарыслан. Сказки. Рассказы. — Уфа: Китап, 2011. Склонились ивы над Базы: Публицистические статьи. Чекмагуш, 2012.
Газета һәм журналларда басылган әсәрләре
Лапти: Рассказ / Ильдус Тимерханов // Бельские просторы. — 2006. — № 4. — С. 204-208. Русское поле // Содружество литературных проектов. Тимерханов И. Х., 2003, выпуск 4
Язучы турында
Романов В. Ильдус Тимерханов — сказочник из Дюртюлей (К 60-летию писателя). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 25 апрель.«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 25 апрель. Абубакирова Л. Наши духовные истоки — в сказках. // Башкортстан укытучысы. 2008. Сказочник из Дюртюлей. Ильдус Тимерханов признан одним из лучших детских писателей. Тамара Пересыпкина — «Российская газета» — «Неделя» — Башкортостан, № 4647, 2008, 24 апрель, с. 17] Ильдус Тимерханов из Башкортостана назван лучшим сказочник России. — Альфия Аглиуллина. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2008, 21 февраль] Ситдиков Р. Сказ о сказочник // Истоки. 2006, № 16.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Әкиятчеләрнең Бөтенрусия П. Ершов исемендәге конкурсы лауреаты (2008) В. Песков тарафыннан оештырылган «Заповедное эхо» Бөтенрусия экологик конкурс дипломанты (2010) Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия (2012) Дүртөйле шәһәре һәм районының Назар Нәҗми исемендәге премия
Искәрмәләр
Чыганаклар
Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
Сылтамалар
Литературная карта республикасы Гербы: Тимерханов Илдус
Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Илеш районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1956 елда туганнар Төркем:25 апрель көнне туганнар