Мәммәд Сәид Ордубади (; 1872 елның 24 марты, Ордубад, Эриван губернасы, Россия империясе — 1950 елның 1 мае, Бакы, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан Совет язучысы, Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1938). 1930 елларда Азәрбайҗан әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучы була.
Тормыш юлы һәм иҗаты Мәммәд Сәид Ордубади 1872 елның 24 мартында Нахчыван өязе Ордубад шәһәрендә «Фәһир» тәхәллүсе астында шигырьләр язган атаклы шагыйрь гаиләсендә туаDilqəm Əhməd, «Fərqlilər», — С. 139. Әтисе вафат булганнан соң, 14 яшендә, әнисе белән ефәк фабрикасында эшли башлый. 1904 елда Ордубади үзенең «Qəflət» әсәрен яза.
Ордубадиның «Ваемсызлык» (1906) һәм «Ватан һәм ирек» (1907) шигырьләр җыентыкларында аның иреккә чакыру, наданлык һәм фанатизмны тәнкыйтьләү кебек сыйфатлар билгеләнә. 1905—1907 еллар революциясе, «Молла Нәсреддин» журналында хезмәттәшлек язучының революцион аңын формалаштыруга ярдәм итә. Сатирик әсәрләрендә язучы дин, руханилар һәм дворяннарга каршы көрәшә. Мәммәд Сәид бу вакытта Җүлфәгә күчә. Монда ул «Гуммет» социаль-демократик партиясенә керәDilqəm Əhməd, «Fərqlilər», — С. 140.
Мәммәд Сәид Ордубадины Нахчыван төрмәсенә утырталар, соңрак Тифлиска, аннары Бакыдагы Баил төрмәсенә җибәрәләр. Аннан аны Царицынога җибәрәләр. Анда ул ришвәт биреп, паспорт ала һәм Ростовка күчәDilqəm Əhməd, «Fərqlilər», — С. 142-143. Октябрь революциясеннән соң Ордубади компартия сафларына керә һәм Кызыл Гаскәр сафларына газеталарының берсендә эшләүче хезмәткәр була.
1920 елдан партиянең Бакы комитеты органы — «Йени йол» («Яңа юл») газетасының җаваплы мөхәррире була. 1926 елда Ордубади совет учреждениеләрендә бюрократизм һәм волокитага каршы көрәш турында актуаль пьеса яза.
«Ике малайның Ауропага сәяхәте» (1908), «Бәхетсез миллионер» (1914) романнарында мәгърифәтчелек идеяләре әйтелә, феодаль Иранда депотизм режимын тәнкыйтьләнә. 1933 елда «Тәбриз томанлы» романы чыга, анда 1908 елгы фарсы революциясен сурәтли, руханиларның, рус самодержавиесе һәм зур сәүдәгәрлекнең эшен тәнкыйтьли.
1935 елда Мөслим Магомаевның «Нәргиз» операсы өчен либретто яза.
1936 елда Гозәир Хаҗибәковның «Көр улы» операсы өчен либретто яза (шагыйрь Хәбиб Исмаилов белән бергә).
1939 елда Әфрасияб Бәдәлбәйлинең «Низами» операсы өчен либретто яза.
Ордубади соңгы чордагы шигъри һәм беллетристик әсәрләрендә Кавказ арты советлаштыруы белән бәйле эшче әрмән, грузин һәм төрекләрне берләштерү идеясен үстерә («Арарат»); Азәрбайҗан буржуазиясенең таркалуын сурәтли («Зират»).
«Көрәшүче шәһәр» (1938), «Яшерен Бакы» (1940) романнарының төп эчтәлеге — Азәрбайҗанда азатлык хәрәкәте, бакы пролетариатының революцион көрәше.
Вакыйгалар урта гасыр Азәрбайҗанда барган «Кылыч һәм каләм» (1946—1948) романы шагыйрь Низами иҗатына багышланган. Шулай ук драматургик әсәрләр, операларның либреттолары һәм оперетлары язган;Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Акоп Акопян һ.б. әсәрләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә иткән.
Ленин ордены, Хөрмәт Билгесе ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Мәммәд Сәид Ордубади 1950 елның 1 маенда вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.
Хәтер
Әдәбият
Аскеров, Бахтияр. Особенности исторических пьес М.С.Ордубади // Вестник Пятигорского государственного лингвистического университета. 2009 № 1 с.207-209
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Азәрбайҗан телле язучылар Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Азәрбайҗан журналистлары Төркем:ССРБ журналистлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:1950 елда вафатлар Төркем:1 май көнне вафатлар Төркем:1872 елда туганнар Төркем:24 март көнне туганнар