Чүти авылы Беренче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә () — Татарстанның Кайбыч районы Татар Чүтие авылында урнашкан мәдрәсә, тарихи-мәдәни мирас, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы архитектура истәлеге.Список выявленных объектов культурного наследия.
Тарихы
Казан губернасының Чуел өязендәге Татар Чүтие авылында ике мәхәллә булган. 1902 елда төзелгән Икенче җәмигъ мәчетенең мулласы булып Мөхәммәтзариф Җәләлетдинов торган.
Беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйп Шәрәфетдин Бәширов үзенең мәхәлләсендә, дин сабакларыннан тыш, арифметика, география һәм башка фәннәрдән дә укыта. Аның тырышлыгы белән мәхәлләдә җәдид мәдрәсәсе дә ачыла. Мәдрәсә XX йөз башында Акъегет авылы кешесе Иркутск сәүдәгәре Заһидулла Әхмәтҗан улы Шәфигуллин акчасына төзелә.Онлайн - энциклопедия Tatarica. Чүти. Кайбер чыганаклар буенча төзелү елы дип 1906 ел күрсәтелә.Имам-мухтасиб Кайбицкого района провел собрание с прихожанами мечети.
Анда 1906-1907 елларда язучы Зариф Бәшири дә укыткан. Чүти мәдрәсәсе губерна хакимиятендә борчу тудырган. Анда еш кына тентүләр дә үткәрелгән, берничә тапкыр ябарга да тырышканнар. 1911 елның 17 октябрендә Шәрәфетдин Бәширов вазифасыннан читләштерелә, ә Октябрь революциясеннән соң мәдрәсә ябыла.Гөлнур Хәммәтшина. Бөек Ватан сугышы елларында Чүти мәктәбендә бөтен класска бер генә әлифба булган.
Мәдрәсә бинасы Чүти урта мәктәбе составында 1994 елга кадәр укучы балаларга хезмәт күрсәтә, биредә яңа мәктәп бинасы төзелгәнче 1-3 сыйныф балалары укыган.
Бүгенге көндә мәдрәсә бинасында кибет урнашкан, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе тарафыннан Чүти авылында үткән җыенда мәдрәсәне мөселманнарга кайтару кирәклеге фикере әле 2017 елда күтәрсә дә, бина мәдрәсә итеп һаман да үзгәртелмәгән.
Искәрмәләр
Төркем:Кайбыч районы мәдрәсәләре Төркем:Татарстанда Россиянең мәдәни мирас объектлары