Иван Тимофеевич Дрёмин"Я идеальный человек-Россия": рэпер Фейс от "Бургера" до Мандельштама (FACE тәхәллүсе астында танылган; 1997 елның 8 апреле, Уфа, Башкортстан республикасы, Россия) — Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы.
Тормыш юлы Иван Дрёмин 1997 елның 8 апрелендә Уфада туа. Милләте буенча рус. Уфа шәһәренең 5 нче лицеенда укыганЛюбил литературу, держался особняком. Настоящее прошлое рэпера Face. Җиденче сыйныфка кадәр музыка мәктәбендә укый, соңрак бокс белән шөгыльләнә, шәһәр ярышларында медальләр ала. Урта белем алган һәм БДИ нәтиҗәләре буенча вузга керә алмаган. Аны армиягә йөзендә татуировкалар һәм кайбер авырулар аркасында алмаганнар.
Беренче җырын 2015 елда әбисе акчасына язган. Октябрьдә үк үзенең беренче «Проклятая печать» мини-альбомын чыгара. Альбомга алты җыр керә: «Шаринган», «Гоша Рубчинский», «Rock Star», «Проклятая печать», «Суицид» һәм «Бездельник» трекы.
2016 елның 7 мартында «Vlone» мини-альбомын (5 җыр), 9 июньдә — «Mayhem» (3 җыр), 25 июльдә — «Playboy» (4 җыр) чыгара.
2017 елның 8 апрелендә үзенең 20 еллыгына дебютлы «Hate Love» студия альбомын чыгара. Аңа 16 трек кергән.
2017 елның 11 октябрендә «вДудь» тапшыруы кысаларында Юрий Дудька интервью бирә.
2019 елның 1 февралендә Face үзенең беренче «Slime» микстейпын чыгара.
Шәхси тормыш Видеоблогер Марьяна Ро белән очраша«Все произошло спонтанно»: рэпер Face сделал предложение влогеру Марьяне Ро.
Аның әтисе, Тимофей Дрёмин, 2019 елда шулай ук видеоблогер булган: аның каналы «Тимоха Против Всех» дип аталган.
Дискография
Студия альбомнары 2017 — Hate Love Рецензия: Фейс - «Hate Love» *** 2017 — No Love Двадцатилетний рэпер Фейс побил рекорд «Грибов» по популярности во «ВКонтакте». Кто это такой? 2018 — Пути неисповедимы "Эта страна - заточка". Рэпер Фейс выпустил альбом о современной России 2019 — 12 2021 — Искренний
Микстейплар 2017 — Revenge 2019 — Slime
Мини-альбомлар 2015 — Проклятая печать 2016 — Vlone 2016 — Mayhem 2016 — Playboy (HellaSketchy белән берлектә) 2021 — Жизнь Удалась 2021 — Варвар 2021 — Krazy
Бүләкләр ЕлТәкәллефКатегорияНәтиҗә2019GQЕл музыкантыҖиңүMTVЕл артистыНоминация
Искәрмәләр
Сылтамалар
Александр Горбачёв. «Россия — это один большой мем». Рэпер Фейс о новом альбоме, Путине, Навальном, Оксимироне, эмиграции и отношениях с богом. Meduza (2018 елның 24 сентябре). Андрей Недашковский. С Face на колёсах. the-flow.ru (2017 елның 4 декабре).
Төркем:Уфада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1997 елда туганнар Төркем:8 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Россия хәрби көчләренең 2022 елда Украинага кертелүенә каршы чыкканнары