Максим Анатольевич Топилин (1967 елның 19 апреле, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе (2004—2008), Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры (2012—2020), Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе (2020—2021). VIII чакырылыш Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты

Икътисад фәннәре кандидаты (1991). Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2009)Указ Президента Российской Федерации от 30.09.2009 г. № 1090 «О присвоении классных чинов государственной гражданской службы Российской Федерации федеральным государственным гражданским служащим».

Тормыш юлы Максим Топилин 1967 елның 19 апрелендә Мәскәүдә туа. 1988 елда «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлый. 1991 елда «Предприятиенең структур бүлекчәләренең хезмәт өлешен матди кызыксындыру» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

Карьера 1988 елдан Хезмәт фәнни-тикшеренү институтында эшли, анда кече фәнни хезмәткәрдән сектор мөдиренә кадәр юл үтә.

1994—2001 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте аппаратында эшли:

Белгеч-эксперт, Хезмәт, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау департаменты бүлеге консультанты; 1996—1997 елларда — Хезмәт һәм сәламәтлек саклау департаменты бүлеге консультанты; 1997—1998 — консультант, ә 1998—2001 елларда — Социаль үсеш департаментының социаль сәясәт һәм хезмәт бүлеге башлыгы.

2001 елдан Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министры урынбасары.

2004 елның 24 мартыннан Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе — Россия Федерациясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы.

2008 елның 31 июленнән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары. 2012 елның 21 маеннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрыУказ Президента Российской Федерации от 21.05.2012 г. № 661 «О Министре труда и социальной защиты Российской Федерации»Указ Президента Российской Федерации от 18.05.2018 г. № 247 «О Министре труда и социальной защиты Российской Федерации».

2020 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе итеп билгеләнә. 2021 елның 11 февралендә үз вазыйфасыннан китәГлава Пенсионного фонда России Максим Топилин ушел в отставку.

2021 елның 1 мартында «РТЮ» ААҖ идарә рәисе – генераль директорының өлкән киңәшчесе итеп билгеләнә. Дәүләт хакимияте органнары белән эшне һәм социаль сәясәт һәм хезмәтне саклау өлкәсендә нормалар иҗат итү эшчәнлеген алып бара.

2021 елның июнендә «Бердәм Россия» съездында Топилин Дәүләт Думасына булачак сайлауларда Татарстаннан сайлау исемлегенә кертелә. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланаСписок избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва.

Гаилә Хатыны — Мария Валентиновна Топилина (1968), ике кызы бар.

Бүләкләр

Батырлык ордены (2008 елның 17 ноябре) — Гөрҗистан-Көньяк Осетия конфликтында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәткәндә батырлыгы һәм фидакарьлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 17.11.2008 г. № 1610 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников Министерства здравоохранения и социального развития Российской Федерации»; Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы (2010 елның 17 августы) — 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өченРаспоряжение Президента Российской Федерации от 17.08.2010 г. № 540-рп «О награждении Почетной грамотой Президента Российской Федерации»; II дәрәҗә «Ауразия икътисадый берлеген төзүгә керткән өлеш өчен» медале (2015 елның 13 мае)Текст решения; «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 елның 19 апреле) — Дагестан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өченУказ Главы Республики Дагестан от 19.04.2017 г. № 87 «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Дагестан“ Топилина М. А.».

Искәрмәләр

Сылтамалар

Вести.ру сайтында биографиясе Досье ИТАР-ТАСС

Төркем:Плеханов институтын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:Россия икътисадчылары Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1967 елда туганнар Төркем:19 апрель көнне туганнар