Таҗетдинов Илшат Азамат улы (20 май 1969 ел) — галим-икътисадчы, дәүләт һәм югары мәктәп эшлеклесе. 2018 елның октябреннән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының урынбасары — Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы. Икътисад фәннәре докторы, доцент. Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы. «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (2019).
Биографиясе Илшат Азамат улы Таҗетдинов 1969 елның 20 маенда Баймак районы 2нче Эткол авылында туган. Туган авылында сигез классны тәмамлаганнан соң, Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге интернат-мәктәбендә белем алаБаймаҡ районының күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик белешмә. Башҡортостан Республикаһы, Баймаҡ ҡалаһы, 2010 йыл..
1987-1989 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Башкорт дәүләт университетының математика һәм икътисад факультетларын, Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлый.
Илшат Азамат улы Таҗетдинов — икътисад фәннәре докторы, доцент, бюджет федерализмына багышланган хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы.
Башкортстан Республикасының I класслы дәүләт киңәшчесе.
Хезмәт юлы
1993-1994 елларда — Башкорт дәүләт университетының икътисад факультеты, стажер-тикшеренүче;
1994-1997 елларда — Башкорт дәүләт университеты, аспирант;
1997-1998 елларда — Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмати-аналитик үзәге, гыйльми хезмәткәр;
1998-2000 елларда — Башкортстан Президенты хакимиятенең Баш мәгълүмат-аналитик идарәсенең икътисад үсеше бүлеге, баш белгеч;
2001 елда — Башкортстан Республикасының Финанс министрлыгында социаль сфераны һәм фәнне финанслау бүлеге, бүлек начальнигы урынбасары ;
2001-2004 елларда — Башкортстан Республикасының Финанс министрлыгында мәгарифне, фәнне һәм мәдәниятне финанслау бүлеге, бүлек начальнигы ;
2004-2008 елларда — Башкортстан Президенты Хакимияте, Икътисад үсеше һәм социаль сәясәте идарәсе, идарә начальнигы;
2008-2010 елларда — Башкортстан буенча Федераль казначействосының идарәсе, Идарә начальнигы урынбасары;
2010 елда — Башкорт дәүләт университеты, икътисад һәм акча буенча беренче проректор.
2010 — хәзерге вакытка кадәр Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының урынбасары — Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
«Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (2019)СПИСОК награждённых государственными наградами Российской Федерации и Республики Башкортостан . Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Баймак районының күренекле уллары һәм кызлары. Библиографик белешмә. Башкортстан, Баймак шәһәре, 2010 ел. Тажитдинов Илшат Азаматович
Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары Төркем:БР президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә институтын тәмамлаучылар Төркем:Баймак районында туганнар Төркем:20 май көнне туганнар Төркем:1969 елда туганнар Төркем:Шәхесләр:Башкортстан Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе