Эвальд Рудольфович Мустель (1911 елның 21 мае (3 июне), Акъяр, Таврия губернасы, Россия империясе — 1988 елның 10 апреле, Мәскәү, ССРБ) — совет астрономы. Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952). ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1953 елдан), СБКФ әгъзасы (1964 елдан).
Тормыш юлы Эвальд Мустель 1911 елның 21 маенда (3 июнендә) Акъярда туа.
1935 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 1935—1950 елларда П. К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтында (ГАИШ) һәм Мәскәү университетында эшли. 1944 елдан — профессор.
ГАИШ эвакуацияләү вакытында Свердловскта Эвальд Мустель җитәкчелегендә Кояш Хезмәте төзелгән. Хезмәткә кергән галимнәр кояш өслеген даими күзәткәннәр. Институтта җирнең магнит кыры һәм ионосфера кузгату фаразлары төзелгән.
1943 елда докторлык диссертациясен яклый, анда Мустель яңа йолдызлар кабынганда оболочкалар барлыкка килү һәм хәрәкәт итүнең җентекле рәсемен бирәАстрономия в СССР за сорок лет. 1917—1957 Сб. ст., М., 1960..
1946—1960 елларда Кырым астрофизик обсерваториясендә эшли.
1963—1987 елларда Астрономия советы рәисе булаИнститут астрономии РАН. КРАТКАЯ ИСТОРИЯ . 1970 елдан 1976 елга кадәр Халыкара астрономия берлеге вице-президенты.
1988 елның 10 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Кунцевское зиратына җирләнгәнМогила Э. Р. Мустеля.
Мустель яңа һәм үтә яңа йолдызларның спектроскопик тикшеренүләре һәм кояшта актив процесслар буенча эшләр циклы өчен А. А. Белопольский исемендәге премия лауреаты булып тора.
1969 елда астроном Людмила Черных тарафыннан ачылган астероид (2385) галим хөрмәтенә Мустель дип атала.
Фәнни эшчәнлек Эвальд Мустельнең төп фәнни эшләре кояш һәм йолдыз физикасына, теоретик астрофизикага багышлана. Ул ешлыкка бәйле булган йотылу коэффициенты өчен йолдыз атмосфераларының нурлы тигезлеге теориясен эшләгән. I типтагы үтә яңа йолдыз моделен төзегән, аның күләмен беренче тапкыр кабынуның югары мизгелендә бәяләгән. Геомагнит давылларны фаразларга мөмкинлек бирүче закончалыкларны ачкан.
Төп эшләр:
Ешлыкка бәйле булган йотылу коэффициенты өчен йолдыз атмосфераларының нурлы тигезлеге теориясе; Йолдыз атмосферасын өйрәнү; Яңа һәм үтә яңа йолдызлар кабынуын өйрәнү; Яңа йолдызлар авырлыгын билгеләү; Кояшның матдәләр чыгару нәтиҗәсендә уртача еллык авырлыгын югалтуын билгеләү.
Искәрмәләр
Әдәбият
Мустель, Эвальд Рудольфович / Еремеева А. И. // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
Астрономия в СССР за сорок лет. 1917—1957 Сб. ст., М., 1960.
Сылтамалар
Эвальд Мустель профиле РФА рәсми сайтында
Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1988 елда вафатлар Төркем:10 апрель көнне вафатлар Төркем:Акъярда туганнар Төркем:1911 елда туганнар Төркем:3 июнь көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары