Барбара Палвин (; 1993 елның 8 октябре, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан топ-моделе. 2019 елның мартыннан Victoria's Secret компаниясенең «фәрештәсе» булып тора.

Карьера Палвин Будапештта туа һәм үсәPalvin Barbara's Hungarian biography. 13 яшендә Барбараны Icon Model Management модельләштерү агентлыгы вәкиле таба һәм аның менеджеры була. Ул кызны тест төшерүләргә чакыра.

2006 елдан Барбара Азиядә эшли. Япониянең «Spur» журналы өчен төшә. Шул вакыттан алып ул «L'Officiel», «Vogue», «Marie Claire», «Glamour», «Elle», «Allure», «Harper's Bazaar» һәм «Jealouse Magazine» журналлары кебек мода журналларының тышлыкларында урын ала. Палвин Armani Exchange, H&M, Victoria's Secret һәм Pull & Bear кебек брендлар өчен реклама кампанияләренең йөзе була.

2009 елда ул IMG иң зур халыкара модельләштерү агентлыгы белән эшли башлый, аның ярдәмендә карьерасы өскә таба күтәрелә башлый.

Барбараның төп дебюты 2010 елның февралендә Миландагы Prada шоуында көз-кыш коллекциясен тәкъдим иткәндә була. Аннан соң аның карьерасы тиз үсә башлый. Соңыннан аны Nina Ricci, Giles, Miu Miu, Louis Vuitton, Emanuel Ungaro, Jeremy Scott, Etro мода йортлары күрсәтүләрендә катнашырга чакыралар.

2010 елда Париж мода атналыгы вакытында Барбара Vivienne Westwood һәм Chanel күрсәтүләрендә катнаша.

2012 елда Victoria's Secret ахыргы күрсәтүенә чакырыла, шул ук елның февралендә ул L'Oréal брендының илчесе була.

2013 елда ул models.com сайты буенча «The Money Girls» рейтингында 23 нче урында урнаша.

2014 елда Барбара «Геракл» фильмында роль башкара.

2016 елда ул Sports Illustrated Swimsuit белән хезмәттәшлек итә. Шул ук елда ул «Maxim Hot 100» рейтингында 4 нче урынны ала. Tumblr сайты версиясе буенча популярлык ягыннан икенче модель булып тора.

2018 елда Барбара Nina Ricci брендының «Bella» хушбуе йөзе булаBarbara Palvin, nouvelle égérie Nina Ricci : « Je m’identifie vraiment au nouveau personnage de Bella » - EllePourquoi le parfum Bella de Nina Ricci s’impose déjà comme le jus de l’été ? Vogue. Шул ук елны ул Victoria's Secret компаниясенең эчке кием күрсәтүләрендә катнаша, ә 2019 елның 14 мартында ул Victoria's Secret «фәрештәләренең» берсе була.

Палвин фигурасы модель стандартларына туры килмәгәнгә күрә, массакүләм мәгълүмат чараларында ул Бодипозитив хәрәкәт рәтенә кертелә.

Палвин шулай ук Giorgio Armani брендының «Acqua di Gioia» хушбуе йөзе була.

Барбараны еш кына Россия моделе Наталья Водянова белән чагыштыралар. Бөекбритания Vogue редакторы Миранда Альмонд бервакыт шулай әйтә:

Барбара үзе әйтүенчә, аның яраткан модельләре — Наталья Водянова һәм Кейт Мосс.

Шәхси тормыш 2007 елдан 2010 елга кадәр ул Кристоф Сомфай белән мөнәсәбәттә була.

2018 елдан ул актёр Дилан Спруз белән очраша. Пар Бруклинда, аннары Лос-Анджелеста яшиDylan Sprouse and Barbara Palvin Are "Saying Goodbye" to This Chapter of Their Relationship eonline.com.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Models.com. Barbara Palvin Барбара Палвин Fashion Model Directory сайтында Барбара Палвин IMDb сайтында

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1993 елда туганнар Төркем:8 октябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр Төркем:Илчеләр