Муса Мажитович Чилиев (1955 елның 6 июне, Фрунзе, Кыргыз ССР) — Россия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Ингушетия хөкүмәте рәисе (2011—2013), Федерация Советы әгъзасы (2018 елдан 2019 елның сентябренә кадәр).
Тормыш юлы 1955 елның 6 июнендә Кыргыз ССРның Фрунзе шәһәрендә (хәзерге Бишкәк) туган.
1977 елда Чечен-Ингуш дәүләт университетын тәмамлый, рус теле, ингуш теле һәм әдәбияты укытучысы квалификациясен ала.
Мәктәп укытучысы, аннан мәктәп директоры булып эшли. 1991 елда Мәскәүгә күчеп килә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый.
2004 елда үзенең элекке уку йортында, ул вакытка «Чечен дәүләт университеты» исемен кабул иткән уку йортында югары икътисади белем ала.
Сәяси карьера 2004 елдан — Россия Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының бер департамент җитәкчесе урынбасары. 2009 елда Ингушетия президенты Юныс-Бәк Евкуров указы белән Ингушетия Республикасы финанс министры һәм Хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләнә, ә 2010 елның 10 мартында хөкүмәт рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.
2011 елның 21 мартында Ингушетиянең халык җыены депутатлары чираттан тыш утырышында Чилиевны хөкүмәт рәисе итеп бертавыштан раслыйлар (Юныс-Бәк Евкуровның 2013 елның 19 сентябрендәге 186 номерлы указы белән Ингушетиянең яңа премьер-министры итеп Әбүбәкәр Мальсагов билгеләнә).
2018 елның 9 сентябрендә президент Евкуров (яңа срокка Халык җыены депутатлары тарафыннан сайланган) Муса Чилиевка Федерация Советы әгъзасы — башкарма хакимият вәкиле вәкаләтләре бирелүен игълан итә.
2019 елның 26 июнендә президент Владимир Путин Евкуровның отставкасын кабул итә һәм Ингушетия башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Мәхмүд-Али Калиматовны билгели.
2019 елның 8 сентябрендә Калиматов Федерация Советында Ингушетия башкарма хакимияте вәкиле итеп Мөхәрбәк Барахоевны билгели. Шулай Чилиевның вәкаләтләре бетә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Бишкәктә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1955 елда туганнар Төркем:6 июнь көнне туганнар Төркем:Чечен университетын тәмамлаучылар