Флүрә Мурзина (16 май 1960 ел) — телетапшырулар алып баручы, 1993 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең телевидение студиясе дикторы. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2017)Легендарный диктор башкирского телевидения Флюра Мурзина, получила звание заслуженного работника РФ. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2002). Балакатай районының мактаулы гражданы (2009)Муниципаль район Балаҡатай районы Советының 153-се ҡарары (2009 йыл 17 сентябрь)..

Биографиясе Флүрә Ишбулат кызы Мурзина 1960 елның 16 маенда Башкорт АССРныңхәҙерге Башҡортостан Республикаһы Балакатай районы Түбән Үтәш авылында туган.

Уфадагы 1-нче интернат-мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының химия факультетында белем ала (1977-1982).

1982 елдан Балакатай районының Майгазы урта мәктәбендә химия фәненнән укыта.

1983 елдан Башкорт АССР телевидение һәм радио тапшырулары дәүләт комитетында эшли.

1993 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең телевидение студиясе дикторы.

Иҗади эшмәкәрлеге Телевидение белән хезмәттәшлеге Башкорт республика интернат-мәктәбендә укыган чагында ук башлана — Флүрә «Йәйгор» программасының балалар өчен тапшыруларын алып бара. 1983 елдан «Сезнең хатлар буенча», «Йәйгор» әдәби-музыка тапшыруларының режиссер ассистенты, чыгару бүлеге мөхәррире һәм бер үк вакытта алып баручы булып эшли. Д. Исламовның повесте буенча башкорт телендә төшерелгән «Мадам Баттерфляй» фильмында катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2002). Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2017). Балакатай районының мактаулы гражданы (2009). «Башкортстан төзелүгә 100 ел» медале (2019)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Флүрә Мурзина, ГТРК «Башкортстан» сайтында шәхси сәхифәсе Флүрә Мурзина, Балакатай районы сайтында шәхси сәхифәсе

Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1960 елда туганнар Төркем:16 май көнне туганнар