Троица Ноксасы — Казанның Совет районындагы элеккеге авыл һәм торак пункты.
Географиясе Троица Ноксасы Нокса елгасында урнашкан. Төньяктарак һәм көньяктарак коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре, көнчыгыштарак — Себер тракты, көньяктарак — сәнәгать зонасы урнашкан. Иң якын тимер юл вокзалы — Дәрвишләр.
Тарихы 1644 елдан да соңга калмый барлыкка килгән Исемнең беренче өлеше, авыл башта өч йорттан торган дип фаразлана; икенче өлеше Нокса елгасы буйлап бирелгән. 1774 елның июлендә, Казан өчен көрәш алдыннан, авыл янында пугачёвчылар ставкасы булган; соңрак, 1833 елның 7 сентябрендә монда үзенең «Пугачев тарихы» өчен материал җыйган Александр Пушкин булганАлександр Пушкин в Казани (рус.) ?.Казанские истории. Дата обращения: 21 сентября 2021..
XX гасыр башында авыл Каймар вулысының Савиново авылы мәхәлләсенә караган. Авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл кешеләре умартачылык белән шөгыльлләнгән
19 гасыр уртасынан 1924 елгә кадәр Троица Ноксасы авылы Казан губернасының Казан өязенең Саба (Калинин) вулысына ( (1920 елдән — Татарстан Республикасының Арча кантонына) керә. 1924 елдан башлап, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының Арча кантонының Воскресенски вулысына (Казан, 1927—1938), Юдино (1938—194?) Һәм Сталбишчы (194?—1958) районнары составында була. 1948 елга карата Троица Ноксасы авылы ТАССРның Сталбишчы районының Азино авыл советы составына керә
1958 елда ул Казанның Казанның Совет районына кушылаПостановление Совета Министров Татарской АССР №504 "О передаче в городскую черту г. Казани населенных пунктов Столбищенского района - Девликеево, Новое Победилово, Азино, Троицкая Нокса и поселка треста "Водоканал"
Халкы
Урамнар
1 нче Нокса — Аркылы-Нокса урамыннан башлап Себер трактын Торфяной авылы белән тоташтыручы исемсез кисешү белән тәмамлана. Шәхси аз катлы биналар белән төзелгән. Озынлыгы — 0.4 километр, почта индексы — 420053. 2-нче Нокса — Аркылы-Нокса урамыннан башлап, Себер трактын Торфяной авылы белән тоташтыручы исемсез кисешү белән тәмамлана. Шәхси аз катлы биналар белән төзелгән. Озынлыгы — 0.4 километр, почта индексы — 420053. 3-нче Нокса — Аркылы-Нокса урамыннан башлап, Себер трактын Торфяной авылы белән тоташтыручы исемсез кисешү белән тәмамлана. Шәхси аз катлы биналар белән төзелгән. Озынлыгы — 0.4 километр, почта индексы — 420053. 4-нче Нокса — "Нокса яны" коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләреннән башлап, Себер трактын Торфяной авылы белән тоташтыручы исемсез кисешү белән тәмамлана. Шәхси аз катлы биналар белән төзелгән. Озынлыгы — 0.3 километр һәм почта индексы — 420053. Бер яклы Нокса — Себер трактыннан башлап, «Медик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре янында тәмамлана. Озынлыгы — 0.2 километр, почта индексы — 420053. Аркылы-Нокса — Себер трактыннан башлап, 1, 2 һәм 3 нче Нокса урамнары белән кисешә һәм Дәрвишләр - Казан өлкәсенең Горький тимер юлы Компрессорный платформасы участогында тәмамлана. Озынлыгы — 1 километр, почта индексы 420053.
Күренекле объектлар
"Мөслимә" мәчете
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Казан бистәләре