Әлихан Смаилов, Әлихан Асхан улы Смаилов (, 1972 елның 18 декабре, ССРБ, Казакъстан ССР, Алма-Ата) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2022 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 29 мартына кадәр ― Казакъстан премьер-министры (2022 елның 5-11 гыйнварында ). Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (2021―2022), Казакъстан Республикасы финанс министры (2018―2020).

Тәрҗемәи хәле 1972 елның 18 декабрендә Алма-Атада туган. 1994 елда «гамәли математика» белгечлеге буенча тәмамлый. 1996 елда Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы тәмамлап, «дәүләт идарәсе магистры» дәрәҗәсен ала.

Хезмәт юлы «А-Инвест» инвестиция-хосусыйлаштыру фонды хезмәткәре (1993—1995) ; Алматы шәһәре администрациясенең сәүдә һәм сәнәгать бүлеге баш белгече (1995—1996); Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Югары Икътисадый совет стажеры (1996); Казакъстан Республикасы Милли статистика агентлыгының идарә башлыгы урынбасары, идарә башлыгы (08.1996 – 03.1998); Казакъстан Республикасының статистик планлаштыру һәм реформалар агентлыгының статистика һәм анализ комитеты рәисе урынбасары (03.1998 – 04.1998); Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясендә баш эксперт, сектор мөдире (1998–1999); Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясендә оештыру-контроль бүлеге дәүләт инспекторы (08–11.1999); Казакъстан Республикасының статистика буенча агентлыгы рәисе (11.1999–02.2003); Казакъстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары (02.2003–2003); «Экспорт кредитларын һәм инвестицияләрен иминләштерү буенча дәүләт иминият компаниясе» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе (2003–2006); Казакъстан Республикасы финанс министры урынбасары (02.2006–01.2007); «"Казагро" Милли холдингы» АҖ президенты (01.2007–11.2008); «Азык-төлек контракт корпорациясе» АҖ, «Казагромаркетинг» АҖ, «КазАгроФинанс»АҖ Директорлар советы рәисе (2007—2008); Казакъстан Республикасы финанс министры урынбасары (21.11.2008–10.2009); Казакъстан Республикасының статистика буенча агентлыгы рәисе (27.10.2009–13.08.2014); КР Милли икътисад министрлыгының Статистика буенча комитеты рәисе (08.2014–12.2015); Казакъстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (11.12.2015–18.09.2018); Казакъстан Республикасы финанс министры (18.09.2018); КР премьер-министрының беренче урынбасары — КР финанс министры (02.09.2009); Евразия икътисадый комиссиясе советында Казакъстан вәкиле (04.09.2009); Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (18.01.20021); Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (05.01.2002). 2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Әлихан Смаиловны билгели . 2022 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 29 мартына кадәр ― Казакъстан премьер-министры. 2023 елның 29 мартында кабинеты белән отставкага китә. Правительство Казахстана сложило полномочия. Lenta.ru, 29.03.2023 Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 – «Парасат ордены». медальләр «1нче ранг киңәшчесе» дипломатик рангы

Гаилә хәле Өйләнгән, биш баласы бар. Искәрмәләр

Сылтамалар http://online.zakon.kz/Document/?doc_id=30407668 https://www.nur.kz/1753293-cto-izvestno-o-novom-ministre-finansov-alihane-smailove.html

Төркем:Казакъстан сәясәтчеләре Төркем:Казакъстан премьер-министрлары Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Парасат ордены кавалерлары Төркем:«Астанага 20 ел» медале белән бүләкләнүчеләр