Чарльз Ро́берт Да́рвин (ингл. Charles Robert Darwin; 12 февраль 1809 ел — 19 апрель 1882 ел) — инглиз натуралисты, сәяхәтче, галим, дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче.

Тормыш юлы Балачак еллары һәм үсмерлек чоры Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә.

Эдинбургта яшәү чоры (1825 – 1827) Эдинбург университетында медицина өйрәнә. Уку дәверендә ул медицина фәнен кызыксыз дип таба һәм аны өйрәнүне ташлап, Джон Эдмонстоуннан таксмердия өйрәнә башлый. Монда ул биология өлкәсендә үзенең беренче ачышларын ясый.

Кембриджта яшәү чоры (1828 – 1831) Улының медицинаны өйрәнүен ташлаганын белеп алган атасы аңа Кембридждагы христиан колледжына керергә һәм Англикан чиркәве рухание дәрәҗәсен алырга тәкъдим итә. Дарвинның үз сүзләре буенча, Эдинбургта уздырылган көннәрдә анда чиркәү тәгълиматында шикләнүләр туа. Ләкин ул шулай да имтиханнарга әзерләнә һәм 1828 елның башында Кембриджка керә.

Чарльз бик тырышып укымый һәм вакытын ауда, атта йөрүдә һ.б. шөгыльләрдә үткәрә. Аның туганы Уильям Фокс аны энтомология һәм бөҗәкләр җыю белән шөгыльләнүче кешеләр белән таныштыра. Нәтиҗәдә Дарвинда коңгызлар җыюга карата дәрт уяна.

Ул Джон Стивенс Генслоу исемле ботаника профессоры белән таныша һәм аның якын дусты, эшен дәвам итүчесе булып китә. Шушы танышуы бәрабәренә ул башка күренекле натуралист-галимнәр белән дә танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия була.

Джон Стивенс Генслоу Дарвинны Көньяк Америка ярларын өйрәнергә чыгучы «Бигль» корабына түләүсез булган натуралист вазифасына тәкъдим итә.

«Бигль» корабында сәяхәт (1831-1836) Университетны тәмамлагач (1831), Дарвинга «Бигль» кораблендә натуралист эше тәкъдим итәләр. Бу корабль Җир шары тирәли сәяхәткә китеп, картографик төшерү эшләре алып барырга тиеш була. Дарвин бу тәкъдимне кабул итә һәм биш ел (1831—1836) сәяхәттә була. Бу еллар аның гыйльми язмышына һәм биология тарихына кискен борылыш бирә.

Сәяхәт вакытындагы күзәтүләр Дарвинны төрләр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында тирән фикер йөртергә мәҗбүр итә. Аның иң зур табышы — Көньяк Американың геологик киселешләрендә табылган скелетлар: бу күптән үлеп беткән, тулы булмаган тешле эре имезүчеләрнең скелетлары; алар хәзер дә яшәүче бронялылар һәм иренчәкләр скелетына бик охшаш була. Галапагос утрауларындагы хайваннарның төр составын өйрәнү Дарвинга тагы да көчлерәк тәэсир ясый.

Вулкан атылу нәтиҗәсендә чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән бу утраулардаДарвин тау чыпчыкларына охшаш төрләр таба. Алар фәкать тукланулары һәм томшыкларының формасы белән генә бер-берсеннән аерылып тора. Кайберләре — каты орлыклар белән, икенчеләре — бөҗәкләр, өченчеләре үсемлек чәчәкләре нектары белән туклана. Яңа барлыкка килүче һәрбер вулканик утрауда Тәңре аңа гына хас төрдәге хайваннар иңдергән дигән фикер башка сыярлык түгел. Бүтән нәтиҗә ясау дөресрәк булыр: утрауларга кошлар материктан килеп урнашалар һәм яңа шартларга җайлашу дәверендә үзләре дә үзгәрәләр.

Шулай итеп, Дарвин, төрләр барлыкка килүгә тышкы шартлар сәбәпче, дигән мәсьәләне күтәрә. Шуңа охшаш күренешне Дарвин Африка яр буйларында да күзәтә. Яшел Борын утрауларында яшәүче хайваннарның материкта яшәүче төрләренә охшашлыклары бар, ләкин сизелерлек аермалары да күренә. Төрләр Тәңре тарафыннан яратылган дигән карашка нигезләнеп, Дарвин үзе тасвирлап язган туко-туко дигән хайваннарның үсеш үзенчәлекләрен аңлата алмый: карасаң, бу кимерүчеләр җир астындагы өннәрдә яшиләр, туганда балаларының күзе күрүчән була, үсә-үсә алар сукырая.

Әлеге һәм тагын бик күп фактлар Дарвинның төрләрнең яратылган булуына ышанычын какшата. Англиягә кайткач, ул төрләрнең килеп чыгышын хәл итәргә карар бирә.

Чыганаклар Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология.Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .

Шулай ук карагыз

Төркем:Эволюционистлар Төркем:Бөекбритания биологлары Төркем:Биологлар

Төркем:Биология Төркем:Галимнәр