300px|мини|уңда|Кәбир-Җамигъ мәчете Акмәсҗит яки Симферополь (, , ) — Кырымда урнашкан шәһәр. Кырым Җөмһүриятенең идарә, сәнәгый, мәдәни, фәнни үзәге. Кырым ярымутравының үзәгендә урнаша. Кырымтатар Милли Мәҗлесенең урнаштыру урыны. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре булган.
Кырым ярымутравында тагы Акмәчет исемле авыл бар, шуңа күрә рәсми чыганакта Симферополь Акмәсҗит дип йөртелә, ләкин татарча матбугатта Акмәчет атамасы ешрак кулланыла.
География Акмәсҗит Кырым ярымутравында, Салгир елгасында урнашкан. Тимер һәм автомобиль юллары төене.Акмәшҗиттән поездлар маршрутлары
Сәгать поясы
Тарих Алтын Урда чорында татарлар Кирмәнчек шәһәрен салалар, соңрак биредә ак мәчет төзелә һәм Кырым ханлыгы чорында кирмән Акмәчет дип йөртелә башлаган.
Кырым ханлыгы вакытында Бакчасарай ил башкаласы статусына ия булган, ләкин Акмәсҗит шәһәрендә калга (дәүләттә ханнан соң икенче башлык) йорты урнашкан булган.
1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда урыслар Акмәчет исемен Симферопольгә үзгәртәләр.
Павел I шәһәргә татар исемен Акмәчет кайтара, ләкин Павел I не үтергәннән соң урыслар яңадан шәһәргә Симферополь исемен бирәләр.
1944 елда Акмәчет шәһәреннән кырым татарлары сөргенлеккә җибәрелә.
1945 елда Симферополь Кырым Мохтари Җөмһүриятенең башкаласы статусын югалта.
1954 елда Кырым өлкәсе Украинага тапшырыла.
2014 елда Кырым кризисы һәм Кырым статусы турында референдумнан соң Кырым Акмәсҗит башкаласы белән Россия Федерациясенә кире кайтарыла.
Хәзер Акмәчет шәһәрендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе урнаша.
Климат Уртача еллык температура — +10,8 °C Уртача еллык җил тизлеге — 4,4 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 74 %
Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1424 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 2001http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=01&rn=01101&id=&botton=cens_db49 07886 145142 634187 623249 053301 505343 565363 597 Милли состав (2001): урыслар — 66,7%, украиннар — 21,3%, кырымтатарлар — 7,0%, беларуслар — 1,1%.
Административ бүленеш Киев районы Тимер юл районы Үзәк районы
Мәдәният Кырымтатар академия музыкаль драма театры Дин
Кырым мөфтияте Бөек Җәмигъ мәчете
Күренекле кешеләр Измаил Фирдәүс, кырымтатарлардан беренче РКП (б) әгъзасы, сәясәтче. Шамил Аләдинов
Искәрмәләр
Төркем:Кырым шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары