right|250px|thumb|Урам рекламасы мисалы Рекла́ма — төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат. Ул аерым төркем кешеләргә юнәлтелгән була, рекламалана торган әйбергә карата кызыксыну уяту яки саклау максаты белән таратыла.[Россия Федерациясенең 1995 елның 25 июленнән гамәлгә кергән «Реклама турындагы» Законы ]
Реклама бирүче дип аны җитештерү, урнаштыру, тарату өчен кирәкле мәгълүматка ия юридик яки физик зат, аның чыганагы атала.
Реклама җитештерүче – радио, телевизион, элемтә каналлары, эфир вакытына бәйле техник чаралар кулланып, рекламаны урнаштыру һәм тарату белән шөгыльләнүче юридик яки физик зат. Ә рекламаны кулланучылар исә реклама җиткерелеп, шуның нәтиҗәсендә, тәэсир ителә торган юридик һәм физик затлар була.
«Татар теленең аңлатмалы сүзелеге»ндә рекламаның түбәндәге мәгънәләре урын алган: реклама файдаланучыларны, кулланучыларны, сатып алучыларны, тамашачыларны һәм башкаларны тарту, аларның игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелгән чара. Берәр кеше яисә берәр нәрсә турында популярлык, шөһрәт тудыру максаты белән мәгълүмат тарату; кемнең дә булса дикъкатен юнәлтү берәр кеше яисә берәр нәрсә турында хәбәр-мәгълүмат бирә, игълан итә торган белдерү, плакат, афиша, вывеска һәм башкалар.
Реклама сүзенең тамыры латинча reclamare сүзеннән алынган, француз телендә réclame “кычкырып әйтәм» мәгънәсендә кулланыла.
Реклама сүзенең икенче мәгънәсеннән чыгып, рекламаны игълан, плакат, афиша белән тәңгәлләштерергә мөмкин. Әлеге сүзнәрнең мәгънәләре «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә түбәндәгечә бирелә:
Игълан – берәр нәрсә турында газета-журналга урнаштырылган яки стенага эленеп куелган белдерү[Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – ИЯЛИ, 1977. – 359 б.] - берәр нәрсә турында рәсми белдерү, рәсми хәбәр[Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан.: Матбугат йорты. – 2005. – 171 б.]
Афиша – берәр төрле тамашаны игълан итә торган зур язма игълан.
Плакат — агитация, белешмә яки реклама өчен урамнарда, җәмәгать учрежденияләрендә эленә торган, гадәттә, эре хәрефләр белән язылган, рәсемле язу.
Билгеләмәләрдән күренгәнчә, рекламаның төп аермасы – потенциаль сатып алучыларның яки тамашачыларның игътибарын җәлеп итү максаты белән махсус үткәрелгән чара.
Реклама тарихы right|300px|thumb|Поляк телендә кинофильм рекламасы, 1937 Хронологик яктан тикшергәндә, язуны файдалану-файдаланмауга карап рекламаның 4 төрен бүлеп чыгаралар: телдән рәсемле яки тасвирый язма (алфавит кулланыла башлаганнан бирле) басма (1480 елда басма станок уйлап табылганнан соң).
Аерым галимнәр бик борынгы заманнарда барлыкка килгән малга, милеккә тамга сугу күренешен рекламаның иң беренче яралгысы буларак каралырга мөмкин дип исәплиләр. Чөнки тамгалар «бу әйбер минеке, тимәгез» дип мал иясе турында мәгълүмат җиткергән. Мондый тамгалар маллардан тыш, колларына яки үзе ясаган әйберләргә куелган. Мәсәлән, кирпичкә, таш блокларга, керамика әйберләренә. Беренче реклама текстлары Борынгы Мисырда һәм Грециядә барлыкка килә. Ул чор реклама текстлары бик гади, күп очракта, хәбәр бирү характерында булган. Аларны өйнең стеналарына элгәннәр, ә материал булып папирыс яки таш кулланылган.
Беренче реклама бюросы Венециядә 1530 елда оешкан. Ә 1630 елда Франциядә беренче газета чыга һәм анда реклама шактый күп урын алып тора. Көнбатыш Европада реклама XVIII гасырда барлыкка килә. Радио эфир аша беренче реклама 1920 елда, ә беренче телереклама 1930 елларда чыга.
Борынгы цивилизацияләрдә җитештерү һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алга китүе мәгълүмат бирү ихтыяҗы тудыра. Бу мәгълүматның бер өлешендә адресатка йогынты ясау һәм билгеле бер эшне башкаруга стимул бирү күздә тотыла. Нәкъ менә бу белдермәләрдә хәзерге рекламаның беренче яралгылары барлыкка килә.
Иң борынгы сәүдәгәрләр үзләренең сатып алучылары белән мөнәсәбәтләрне сөрән салу ярдәмендә урнаштырганнар. Сәүдәгәр үзенең сәүдә урынына халыкның игътибарын кычкырып җәлеп иткән.
Сатып алучыларның фикеренә cөрән салып, кычкырып йогынты ясау борынгы заманнарда киң колач җәя. Бу, үз чиратында, сөрән салучы һөнәренең таралуына һәм популярлашуына китерә. Сәүдәгәрләр тарафыннан махсус ялланган бу кешеләрнең төп бурычы булып, халыкка теге яисә бу товарны мактап, сатып алырга чакыру торган. Борынгы рус дәүләтендә дә сөрән салучыларның киң таралганлыгы мәгълүм. Тарихтан төрки, шул исәптән болгар халкының да сәүдәгә һәвәс булуы билгеле. Бу турында үз вакытында мәшһүр сәяхәтчеләр Ибн Фадлан, әл-Гарнатый да искәртеп китәләр .
Белгәнебезчә, Болгар территориясендә Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләрнең сәүдә юллары кисешкән. X гасыр Болгар илен Ибн Фадлан болай тасвирлый: «Аларның сатучылары бик күп икән, һөнәрчелек шактый үскән, шәһәрләре саны да күп 160ка җитә: Болгар, Биләр, Сувар шәһәрләре Болгар иле, өчен генә түгел, ә шул заман Көнбатыш Европа өчен дә эре шәһәрләр булып исәпләнгән. Алар һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булып танылганнар».
Шуңа күрә, болгар хәзәр, кыпчак базарларында да сөрән салучыларның булуы ихтимал. Барыбызга да мәгълүм Кол Галинең «Кыссаи Йосыф» поэмасында түбәндәге юлларны очратабыз: Алар әйтте «Һичбер шиксез бу чын колдыр, Колыбызның нәкъ өч төрле гайбе бардыр: Качучыдыр, урлаучыдыр, ялганчыдыр, - Шул өч төрле гайбе белән син ал имди. Әлеге юллар сатуга тәкъдим ителгән колга реклама (бүгенге көн күзлегеннән – антиреклама) буларак каралырга мөмкин.
Галимнәр В.В. Ученова, Н.В. Старых Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып Казан ханлыгы җимерелгәнгә кадәр телдән яшәп килгән рекламаның 3 төрен күрсәтәләр: Шәһәрдән шәһәргә йөреп сату иткән вак кәсепчеләр, һөнәрчеләрнең реклама эшчәнлеге. Әлеге кәсепчеләр төймә, энә, арзан бизәнү әйберләре, тукымалар белән сату иткән. Шәһәр эчендә сату итүчеләр вак тәмләткечләр, кәнфит, җәен куас белән сату иткәннәр, вак һөнәрчеләр (савыт-саба ямаучылар, кием-салым тегүчеләр, күмер сатучылар) үз хезмәтләрен кычкырып мактап йөрергә мәҗбүр булган. Төп сату урыннары яки кибетләре булган сатучыларның рекламасы. Әлеге төргә кибет төбендә чакырып торучылар рекламасы керә. Үз кибет товарын тәкъдим итү билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып башкарылган. Мәсәлән, 1) башка сәүдә урыннарындагы товарны яманламаска, 2) чит сатучылар турында тискәре сүз сөйләмәскә. Ярминкәләр рекламасы. Борынгы чорларда ярминкәләр мәдәни учак ролен үтәгән, чөнки анда барлык сәяси, иҗтимагый, көнкүреш яңалыклары таратылган. Ярминкәләр үсеше — борынгы рекламаның үсешенә йогынты ясаган факторларның әһәмиятлесе. Тарих материалларына нигезләнеп, шул чор төрки-татар халкы тормышында да сәүдә, базар мөнәсәбәтләренең алга китүен әйтә алабыз. Алтын Урда, Казан ханлыгында киң таралган ярминкәләрне гадәти базарлардан традиционлык, тамашалылык һәм бер урынга бәйле булуы аерып торган. Башкалардан аерылып тору максатыннан кәсепчеләр еш кына сатарга куелган товарларга билге ясаган. Һәм бу күренеш гадәткә кереп киткән. Ярминкәләрдә сөрән салучыларның абруе тагын да үскән, товар белән кызыксындыру өчен реклама сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, сәхнәләштерелгән рекламага кадәр барып җиткән . Ярминкәдә сатучы, үз товарым үтсен дисә, иң эффектлы һәм нәтиҗәле ысуллардан файдаланырга тиеш булган, хәтта махсус такмаклар уйлап табылган.
Г. Тукайның XX гасыр башында иҗат ителгән «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрендәге юллар шуны раслый: Иртә белән кайнамакта бу базар Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр, Кайсы сатмактадыр, кайсы ала, Берсе алдый шунда, берсе алдана.
XIX гасыр башында Россия территориясендә 1700-ләп ярминкә уздырылган. Алар миллионнарча табыш китергән.
Мәсәлән, XVI гасыр уртасыннан XIX гасыр башына кадәр иң танылган Мәкәрҗә (Макарьевская) ярминкәсе уздырылган. Бу ярминкә Түбән Новгородтан 88 км. түбән, Иделнең сул ягында урнашкан, Макарьев монастыре каршында июль аенда уздырылган. Биредә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм Кавказ арты, Урта Азия, хәтта Иран, Индиядән килгән сәүдәгәрләр катнашкан. Алар җимеш, яшелчәдән алып ашлык, металлга кадәр сатканнар. XVII гасыр ахырында сатудан кергән табыш 80 мең тәшкил иткән. Ләкин 1816 елгы көчле янгыннан соң, Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгород шәһәренә күчә.
Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.
1480 елда басма станокның уйлап табылуы рекламаның үсешенә китерә.
Татар матбугат рекламасы тарихы Уку-язу халык арасында таралуга бәйле тарихта язма реклама текстлары күренә башлый. Шулай да язма реклама гади халык арасында ул чорда әле киң таралыш тапмый. Моның төп сәбәбе – халыкның укый-яза белмәвендә булса кирәк. Бу чорга хас реклама үрнәге — кәгазь битләренә кулдан язылган мәгълүматлар.
Әлеге кәгазьләрдә кем, кайда һәм нәрсә сатканы, хакы, товарның үзенчәлекләре күрсәтелгән. Аларны кунакханәләрдә, сәүдә кибетләрендә ябыштырганнар, ә ярминкәләр вакытында, хәтта балконнардан очырганнар.
Рекламаның яңа төре – басма реклама текстлары барлыкка килүгә китап бастыру эшен җайга салу зур этәргеч бирә. Басма газета-журналлар таралу белән бергә вакытлы матбугатта урын алган реклама текстлары да еш күренә башлый. Ләкин күп кенә татар сәүдәгәрләре, рекламаның отышлы якларын аңлап бетермичә, рекламаны бирүнең кыйммәт булувына зарланалар. 1894-нче елда «Казанский телеграф» газетасы»нда «Нәрсә ул Реклама» дип аталган һәм рекламаның барлык отышлы якларын ачып күрсәткән зур мәкалә бастырыла.
Бу чорда реклама эшчәнлегендә игътибар күбрәк эленмә такталарга бирелә. Әлеге эленмә такталар төрле зурлыкта булып, аларда отышлы, яңгыравык сүзләр язылган, сатылган әйберләренә күрә оригиналь рәсем төшерелгән. Мәсәлән, бакалея лавкасының эленмә тактасында матур чәй савытлары, кәнфитләр ясалган. Сатучылар, приказчиклар урамга чыгып, үз кибетләрендә сатылган товарны мактап, сатып алучыларны кибеткә керергә чакыру эшен дәвам иткәннәр.
Шулай да, алдынгы татар сәүдәгәрләре үз рекламаларын татар газеталары булмаганлыктан, рус телле газеталарда бастырырга мәҗбүр булга, чөнки алар зур регионга таралып, күбрәк халык тарафыннан укылган.
Реклама һәрвакыт үзе иҗат ителгән чорның рухын чагылдыра, кешеләрнең көнкүреш мәшәкатьләрен тасвирлый, психологиясен ачып бирә. Мәсәлән, Хәлим Ахмеровның сәгать кибетенә рекламасы: «Хәлим Ахмеровның сәгать кибетендә төрледән төрле сәгатьләр: стена, аш бүлмәсе сәгатьләре, төрле механизмлы кесә сәгатьләре, будильниклар, музыкаль тартмалар. Һәм Яңалык! Сәгать сукканда әтәч кычкыруын ишетәсегез килсә, безгә килегез! Печән базары. Сәйдәшев кибеты янында».[Казанский биржевой вестник. – 1888. – 1 январь]
Әлеге рекламаларда шул чорның көндәлек тормыш сулышы чагыла. Мәсәлән, сәүдәгәр Апанай кунакханәсенә реклама: «Шәһәребез кунаклары өчен иң уңайлы һәм кыйбат булмаган номерлар һәм мебельле бүлмәләр. Печән базары Мәскәү урамындагы кунакханәдә бер айга һәм бер тәүлеккә номерлар алу: бер тәүлеккә 20 тиеннән 1 сум 20 тиенгә кадәр; бер айга 4 сумнан 15 сумга кадәр. Номерда торучыларга уртак аш бүлмәсендә аш әзерләү мөмкинлеге бар. Атлар һәм экипажлар өчен уңайлы ишек алды бар. Номерларга су уздырылган.»[Казанский биржевой листок. – 1886. – 5 июнь]
Күргәнебезчә, әлеге рекламада кунакханәнең уңайлыклары һәм яшәү рәвеше турында шактый тулы мәгълүмат бирелә, башка кунакханәләрдән өстен булуы ассызыклана.
Аерым рекламаларда сәүдә үзәгенең борынгы, тирән тарихы булуына басым ясалган. Мәсәлән: «Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары. Югары булмаган бәядән яхшы сыйфатлы товарны иң зур күләмдә саткан өчен 1882 елгы Бөтендөнья Мәскәү күргәзмәсендә һәм 1883 елгы Амстердам күргәзмәсендә, 1884 һәм 1885 еллардагы Лондон күргәзмәсендә, 1886-нчы елгы Казан күргәзмәсендә, 1888 елгы Копенһаген күргәзмәсендә грамоталар белән бүләкләнде, 1888 елгы Бөтендөнья Париж күргәзмәсендә өч медаль белән һәм 1890-нчы елгы Казан күргәзмәсендә Зур Алтын медаль белән бүләкләнде.
Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары Казанның Печән базары мәчетендә һәм №7, 8, 9, 11 мәчетләрдә сату итә. Түбән Новгород ярминкәләрендә №14 мәчет каршында.