Тимур Рамил улы Хафизов (1998 елның 20 июне, Казан, Татарстан) — Россия хоккейчысы, Мәскәү «Спартагы» һөҗүмчесе.
Карьера Тимур Хафизов 1998 елның 20 июнендә Казанда туа. Хоккей белән биш яшендә Казанның «Ак Барс» командасы мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Беренче тренерлары — Андрей Жаренков һәм Олег Яшин. 2013 елда Түбән Кама «Нефтехимик»ына күчә, ә 2015 елдан Яшьләр хоккей лигасында «Реактор» составында чыгыш ясый башлый. 2015 елның 11 сентябрендә МХЛда «Снежные Барсы»га каршы матчта (1:7) дебют ясый. 2015 елның 26 сентябрендә «Авто»га каршы матчта «Реактор» өчен беренче алканы кертә (6:2). Барлыгы МХЛда 2019 елга кадәр чыгыш ясый, 196 матч уздыра һәм 132 (49+83) очко җыя.
2018 елдан башлап «Нефтехимик» Кыйтга хоккей лигасы командасына җәлеп ителә башлый. 2018 елның 1 мартында Магнитогорскның «Металлург» командасына каршы матчта (2:3), мәйданда 50 секунд уздырып, КХЛда дебют ясый. 2018/19 сезонын ЦСК ВВС югары хоккей лигасы командасы составында уздыра. 2018 елның 6 сентябрендә «Лада»га каршы матчта (2:4) ЮХЛда дебют ясый. ЦСК ВВС өчен беренче алканы 2018 елның 4 ноябрендә «Ермак»ка каршы матчта кертә (4:1). Дебют сезонында ЮХЛда 37 матч уздыра һәм 12 (2+10) очко җыя. 2009/20 сезоныннан КХЛда «Нефтехимик» өчен даими рәвештә чыгыш ясый башлый, 98 матч үткәреп, 20 (11+9) очко җыя.
2021 елның 6 декабрендә Эдуард Гыйматовка алмаштыру нәтиҗәсендә Мәскәү «Спартагы»на күчә.
Җыелма команда карьерасы 2014 елның декабрендә Россиянең 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасына чакырыла, аның өчен 4 матч уздыра һәм 1 (0+1) очко җыя. 2017 елда 6 матч уздыра һәм Россия яшьләр җыелма командасы өчен 1 (0+1) очко җыя.
Казанышлар
Иң яхшы МХЛ плей-офф бомбардиры: 2018
Искәрмәләр
Төркем:Русия хоккейчылары Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1998 елда туганнар Төркем:20 июнь көнне туганнар