Баграж — Татарстанның Зәй районы биләмәләрендә ага. Зәй шәһәре чикләрендә Урман Зәе елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Елга озынлыгы 20 км. Елга өстендә Урта Баграж, Югары Баграж авыллары урнашкан.
Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101512111100029607 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102960 Бассейн коды — 10.01.01.015 ГӨ буенча — 11 ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Гидроним «Баграж» исеме удмурт сүзе — буера (бура), аш (су, чишмә), ягъни «буралы чишмәдән» ясалган. Зәй суына коючы Ирнә елгасының аръяк кушылдыгы — Баграж инеше Урал тауларының көнбатыш итәкләрендәге карсак тармакларының берсе читеннән тын гына агып ята. Диңгез өсте тигезлегеннән 232 метр биеклектәге Баграж урманлыгыннан башлана. Озынлыгы 19 км. Бу инешнең берничә кушылдыгы бар: уң якта — Матка һәм Бурсык инешләре, сулда — Кече Баграж инеше, Чуал, Сарсаз инешләре. Уң як яры биек (чөнки Кашка тауның биеклеге — 212 метр).
Елга бассейнында Югары Баграж, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж авыллары урнашканИрина Чернова. Ямьле минем – Багражым. Безнең мирас, 21.04.2015.
Искәрмәләр
Сылтамалар РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты
Төркем:Зәй районы елгалары