Берли́н () — Алманиянең башкаласы, халык саны һәм мәйданы буенча иң зур шәһәре. Лондоннан соң Берлин Европа Берлегенә кергән шәһәрләр арасында халык саны буенча икенче, ә мәйдан зурлыгы буенча бишенче урында тора.

Берлинның халыкка хезмәт күрсәтүче ике төп аэропорты бар: Шёнефельд һәм Тегель.

Берлин Алмания Федератив Республикасының составына кергән 16 җирнең берсе. Шәһәр Шпрее елгасы (моның белән Берлинның «Spree-Athen» ягъни «Шпрее Афинары» кушаматы бәйле) һәм Хафель елгасы ярларында урнашкан.

1200 елга кадәр хәзерге заман Берлин шәһәре урынында Кёльн һәм Берлин исемле ике сәүдә итү торак урыны булган. Аларның шәһәр исеме алу датасы төгәл билгеле түгел. Кёльнның беренче тапкыр шәһәр буларак искә алынуы 1237 елда, ә Берлинның 1244 елда теркәлгән. 1307 елда ике шәһәр берләшә һәм гомуми шәһәр идарәсе оештырыла. 1400 елда Берлинның халык саны 8 000 кеше тәшкил итә. Тарихи «Кёльн» исеме хәзерге заманда Берлинның «Нойкёльн» районында чагылыш таба.

Берлин 1417 елдан Бранденбург маркграфлыгының/курфюрлыгының башкаласы һәм Бранденбург белән Пруссия герцоглыгы кушылгач Пруссия башкаласы була. Соңрак Германия империясе оешкач аның башкаласы була.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Берлин Алманиянең совет оккупациясе зонасында урнашуына карамастан, Ялта конференциясе нәтиҗәсендә сугышта җиңүче 4 ил арасында оккупация секторларына бүленә. Соңрак 3 оккупация секторлары Көнбатыш Берлинга берләшә. Көнбатыш Берлин аерым дәүләт оешмасы статусын алса да, АФР белән тыгыз элемтәдә тора. Берлин секторлары арасында күчеп йөрү озак вакыт ирекле була, әмма Алмания Демократик Республикасы хөкүмәте халык санын киметмәү максаты белән Берлин диварын төзергз карар кыла. Бу дивар 1961 елның 13 августыннан Көнбатыш Берлинны урап ала. Салкын сугышның символларының берсе булган Берлин дивары 1989 елга хәтле тора. 1990 елда Алмания кушылгач аның башкаласы булып Берлин шәһәре була. 1994 ел ахырына кадәр Боннан Берлинга бундестаг, президент һәм федераль канцлер администрацияләре күчерелә.

Бүгенге көндә Берлин сәнәгый, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора. Берлинда велосипедта йөрү киң таралган. Күп кенә юлларда велосипедчылар өчен махсус өлешләр калдырылган, аларда йөрүләрне аерым светофор секцияләре тәртипли.

География Берлин Алманиянең көнчыгышында, Польша чигеннән 70 км ераклыкта урнашкан. Берлин тулаем Бранденбург федераль җирендә урнашкан, ләкин үзе федераль җир хокукларына ия. Шәһәрнең тарихи үзәге уйсу җирдә Шпрее елгасы тугаеның Барним һәм Тельтов калкулыклары арасында урын алган. Хәзерге заманда да шәһәрнең шактый зур өлеше шул ике калкулыкта урнашкан: Барнимда Райникендорф һәм Панков районнарының зур өлеше, ә Тельтовта Шарлоттенбург-Вильмерсдорф Штеглиц-Целендорф, Темпельхоф-Шёнеберг районнарының күпчелек өлеше.

Климат Шәһәр уртача климат зонасында урнашкан. Елның уртача температурасы +9,2 °C тәшкил итә. Иң җылы айлар булып тәүлек буена уртача +16,6 дан +18,4 °C белән июнь, июль, август айлары, иң салкыннары -0,5 тән +1,8 °C белән декабрь, гыйнвар һәм февраль айлары торалар.

Тарих thumb|200px|Берлин һәм Кёльн шәһәрләренең XVII гасырда ясалган картасы Барлыкка килү Берлин кушма Берлин-Кёльн шәһәреннән барлыкка килә. Кёльн Шпрее елгасының утравында, ә Берлин аңа каршы көнчыгыш ярда урнашкан була. Кёльн беренче мәртәбә 1237 елда (28.10), ә Берлин — 1244 елда (26.01) искә алына. 1307 елда шәһәрләр кушылып уртак ратуша төзи. «Берлин» сүзенең килеп чыгуы турында төрле фикерләр йөри: сүз полаб теленең berl/birl сүзеннән («сазлык») барлыкка килгән дигән версия бар. Әмма Алманиянең үзендә башка фикер йөртәләр. Мәсәлән, Теодор Целль (Theodor Zell) шәһәр исемен «аю» () сүзеннән килеп чыккан дип саный. Шулай ук кимендә 1280 елдан бирле аюның Берлин шәһәренең символы булуы да билгеле.

Курфюрстлар резиденциясе булган шәһәр 1415 елда курфюрст Фридрих I Бранденбург маркграфлыгын нигез сала һәм 1440 елга кадәр аны җитәкли. Шул чактан башлап Гогенцоллерннар династиясе әгъзәләре Берлинда 1918 елга кадәр баштан Бранденбург җире маркграфлары буларак, соңрак Пруссия патшалары буларак һәм, ниһаять, алман императорлары (кайзерлар) буларак идарә итәләр. Шәһәр халкы идарәдәге үзгәрүләрне гел уңай яктан кабул итми. Мәсәлән, 1448 елда Тимер Фридрих IIнең курфюрст замогын төзүгә каршы халыкның дулкынлануы билгеле. Әмма бу протест уңышка китерми һәм шәһәр халкы, үз чиратында күп кенә икътисадый һәм сәяси ирекләреннән мәхрүм ителә. 1451 елда Берлин бранденбург маркграфлары һәм курфюрстлары шәһәр-резиденциясе дип игълан ителә һәм ирекле сәүдә шәһәре статусын югалта. 1618 елдан алып 1648 елга кадәр барган Утызъеллык сугыш шәһәргә зур зыян ясый: биналарның өчтән бер өлеше җимерелә, халык саны яртылаш кими. 1640 елда Бөек Бранденбург курфюрсты дип танылган Фридрих Вильгельм әтисеннән соң идарә итә башлый. Аның сәясәтенә иммиграцияне яклау һәм дини түземлелек хас була. Хаким итүенең икенче елында ук ул Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт бистәләренә нигез сала. 1671 елда Фридрих Вильгельм Австриядән килгән 50 яһүд гаиләләрен үзенең җирендә сыендыра. 1685 елда Потсдам эдикты белән ул Бранденбургка француз гугенотларын чакыра. 15 000 француз килә һәм 6 000 Берлинда яшәп кала. 1700 елларда Берлин халкының 20 % французлар тәшкил итә, Франциянең мәдәни тәэсире гаять зур була. Шулай ук шәһәрдә Богемиядән, Польшадан һәм Зальцбургтан килгән иммигрантлар саны да шактый зур була.

Патша башкаласы 1701 елда узган Фридрих I коронациясе нәтиҗәсендә Берлин Пруссиянең башкаласы дип игълан ителә. 1709 Берлин, Кёльн, Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт шәһәрләрекушыла. Ләкин алар инде күптәннән Берлин шәһәренең өлешләре дип саналып килгән була. 1760 елның 9 октябрендә Җидееллык сугыш (1756 – 1763 еллар) вакытында Берлин генерал граф З.Г. Чернышев җитәкчелегендәге рус корпусына бирешә. Әсирлеккә 4500 солдат алына. Ганимәт (трофей) буларак руслар 143 корал, 18000 мылтык һәм пистәлит, контрибуция буларак 2 миллионга якын талер акча алалар. Шул вакытта рус генералына бирелгән Берлинның символик ачкычы әле дә Петербургның Казан соборында саклана. Берлинда дүрт көн торганнан соң, Чернышев дошманның шәһәргә якынаюы турында хәбәр ала һәм корпусын кышкы фатирларга күчерә.

1806 елның 14 октябрендә Йен һәм Ауэрштедт тирәсендә узган Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта Пруссия җиңелә. Бу прусс дәүләте үсешендә мөһим роль уйнаган реформаларга китерә. «Прусс реформалары» икътисад һәм мәгариф үсешенә зур этәргеч була. 1806 елның ноябрендә француз гаскәрләре Берлинга керә. 1806 елның 21 (9) ноябрендә Наполеон Англиягә каршы континенталь блокада игълан итә. Наполеон армиясенең калдыкларын куганда, 1813 елның февралендә рус гаскәрләре кабат Берлинны ала. 1861 елга Берлинга Веддинг, Моабит, Темпельхоф һәм Шёнеберг бистәләре кушыла.

Империя башкаласы 1871 елда Берлин янә оештырылган Алман империясенең башкаласына була.

1918 елда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач Берлинда алман республикасы төзелүе игълан ителә. 1920 елда Зур Берлин турында канун чыга. Ул Берлин янындагы барлык шәһәрчекләрне, бистәләрне, төрле җирләрне бер шәһәргә куша. Монардан соң Берлинның халык саны арта һәм 4 миллион кешене тәшкил итә башлый.

Өченче рейх башкаласы 1933 елда хөкүмәт башына национал-социалистлар килү сәбәпле, Берлин Өченче рейх башкаласы дип таныла башлый. 1936 елда шәһәрдә җәйге Олимпия уеннары уза һәм нацистлар аларны үзләренең пропаганда максатлары белән дә куллана. Альберт Шпеер җитәкчелегендә Берлинның булачак «Алмания дөньясы башкаласы» төзелеш буенча генераль планы булдырыла. Бу планның тормышка ашуын Икенче бөтендөнья сугышы боза.

Таркалудан бердәмлеккә left|250px|thumb|Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Берлин (Потсдам мәйданы, 1945 ел) 1945 елда сугыш тәмамлангач Берлинның шактый зур өлеше җимерек хәлдә була. Кызыл армия шәһәрне алгач, Алмания тулы һәм берсүзсез капитуляция игълан иткәч, Берлин, бөтен Алмания кебек, чит ил идарәсе астында булган өч секторга бүленә. Көнбатыш союздашларның (АКШ, Бөек Британия) секторлары шәһәрнең көнбатыш өлешен, ә Советлар Берлегенең секторы шәһәрнең көнчыгыш өлешен ала. 1945 елның 26 июлендә шәһәрдә шулай ук француз секторы булдырыла.

Көнбатыш союздашлар белән Советлар Берлеге арасында булган каршылыклар 1948-1949 елларда Көнбатыш Берлинның икътисадый блокадасына китерәләр. Аны узар өчен һава күпере дип аталган халыкны тәэмин итү юлы оештырыла.

Бу каршылыклар ахыр чиктә оккупацияләнгә җирләрдә ике алман дәүләте оештыруга китерә: алдан көнбатыш зонада Алмания Федератив Республикасы, соңрак көнчыгышта — Алмания Демократик Республикасы (икесе дә 1949 елда).

1953 елда Көнчыгыш Берлинда хөкүмәткә каршы массакүләм халык дулкынлануы уза. Ул Советлар Берлеге гаскәрләре тарафыннан басыла.

Көнбатыш Алмания үзенең башкаласы итеп Бонн шәһәрен сайласа, Көнчыгыш Алманиянең башкаласы булып Берлин шәһәре кала. Берлинның көнбатышы һәм көнчыгышы арасында булган конфликтлар шәһәрне бүлеп стена төзүгә китерә. Аның инициаторы булып социалистик Көнчыгыш Алмания чыга. Гражданнарның бер яктан икенче якка күчү чик контроль үткәрү урыннары аша гына рөхсәт ителә. 1971 елда Көнбатыш Берлинның статусын раслый торган Дүртъяклы килешү имзалана.

right|200px|thumb|Берлин дивары җимерелгәннән соң 1949 елдан соң көнчыгыш һәм көнбатыш Берлин архитекторлары сәяси чынбарлыкны санга сукмау күзәтелә. Мәсәлән, 1965 – 1978 елда көнчыгышта эшләнгән «Көнчыгыш Берлин территориясен куллану планы»нда демография һәм транспорт мәсьәләләре бөтен Зур Берлин территориясен күзгә ала. Әлеге планның 1984 елда чыккан планның яңа редакциясендә әлеге хаталар булмый.

Көнчыгыш Берлинның генераль планын төзүдә шундый ук тенденция күзәтелә. 1949 елдан ук төзелә башланган әлеге планда шулай ук бөтен шәһәр районы турында сүз бара.

Көнчыгыш Алманиянең халкы басымы аркасында һәм Советлар Берлегенең АДР эчке эшләренә тыгылмавына нәтиҗәсендә Берлин стенасы 1989 елда ишелә.

1990 елның 3 октябрендә Алмания Демократик Республикасы Алмания Федератив Республикасының төп канунына буйсына. Алмания бердәм ил була. 1991 елда бундестаг, Алмания хөкүмәтенең кайда урнашуы турында бәхәскә нокта куеп, Берлинга күчүенә карар чыгара. 1999 елның 1 сентябрендә Алманиянең хөкүмәте һәм парламенты үзләренең эшләренә Берлинда керешә.

Берлинда 147 илнең илчелекләре урнашкан. right|thumb|250px|Берлинның административ бүленеше

Административ бүленеш Берлин Алманиянең 16 җиренең берсе. Ул үзе 12 административ округка () һәм аларга кергән 95 районга (алман. Ortsteil) бүленә.

Районнарга статистик максатлар белән дүртсанлы идентификация саннары бирелгән. Беренче ике саны округны билгели.

Районнардан тыш Берлин шулай ук «статистик территория»ләргә () бүленгән. Алар торак районнарга тиң һәм өч санлы номер белән билгеләнәләр. Мисал өчен Шёнеберг районында урнашкан Бавария кварталын китереп була (районның күпчелек урамнары Бавария шәһәрләре исемен йөртә). Статистик территорияләр шәһәр районнарына туры килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Рудов статистик территориясе Рудов һәм Громиусштадт районнарын ала.

Халык Халык саны 1650 ел — 6 500 1750 ел — 90 000 1800 ел — 172 000 1850 ел — 420 000 1900 ел — 1 890 000

1950 ел — 3 340 000 1987 ел — 3 250 000 1997 ел — 3 425 000 2007 ел — 3 370 000 2009 ел — 3 431 420

Берлин метрополиясендә 5370 квадрат километрда 3 950 887 кеше яши (2005 елның 1 гыйнварына). Халыкның тыгызлыгы бер квадрат километрга 736 кеше тәшкил итә, шәһәр тирәсендә бу күрсәткеч — 123.

Берлинлының уртача яше — 41,7 (2004 ел).

2004 елның декабрендә Берлинда якынча 185 илдән 450 900 чит ил кешесе яшәгән. Бу халыкның 14 % дигән сүз. Шуларның 36 000 Польшадан, 119 000 Төркиядән.

2005 елгы статистика документлары буенча Белинның 60 % халкы бернинди дә дини оешмага керми, 22 % — евангелие христианнары, 9 % — католиклар, 6 % — мөселманнар.

Хатын-кызлар саны ир-атларга караганда бераз күбрәк. 50 % берлинлылар гаиләсез торалар. Рәсми рәвештә теркәлмичә бергә яшәү киң таралган. Гаилә корып, ләкин бергә яшәмәү очраклары да байтак.