Ия Вениаминовна Нечаева (1959 елның 14 гыйнвары, Казан, РСФСР, ССРБ) — совет һәм Россия лингвисты, лексикология, лексикография, сөйләм культурасы, орфография, алынмалар буенча белгеч. Филология фәннәре кандидаты.
Тормыш юлы Ия Нечаева М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганНечаева Ия Вениаминовна // Официальный сайт Института русского языка имени В. В. Виноградова РАН. «Русский язык» нәшриятында эшли, анда кече мөхәррирдән әйдәп баручы мөхәрриргә кадәр юл үтә.
2000 елдан — Россия фәннәр академиясе В. В. Виноградов исемендәге рус теле институтының Рус теле мәдәнияте бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.
2008 елда «Чит телле алынмаларның язма адаптациясенең актуаль мәсьәләләре» темасына филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаганНечаева, Ия Вениаминовна. Актуальные проблемы письменной адаптации иноязычных заимствований : автореферат дис. … кандидата филологических наук : 10.02.01 / Нечаева Ия Вениаминовна; [Место защиты: Ин-т рус. яз. им. В. В. Виноградова РАН]. — Москва, 2008. — 30 с.. Россия фәннәр академиясе Орфография комиссиясе гыйльми секретаре була.
Ия Нечаева якынча 50 фәнни эш, шул исәптән ике монография авторы.
«Яңа чит телләр сүзлеге», «Рус орфографик сүзлеге» һәм кайбер башка сүзлекләр авторы. Күп томлы «Рус теленең академик аңлатмалы сүзлеге»н әзерләүдә катнаша.
Фәнни хезмәтләр
Монографияләр
Сүзлекләр һәм белешмәләр
Искәрмәләр
Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1959 елда туганнар Төркем:14 гыйнвар көнне туганнар