Лаврентьев Александр Петрович (9 октябрь 1946, Казан) — ССРБ һәм Россия инженеры, Казан вертолетлар заводы директоры (1984—2007), «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе. Казанның мактаулы гражданины (2005). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).
Биографиясе Александр Петрович Лаврентьев 1946 елның 9 октябрендә Татарстан АССР Казан шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан фәнни-тикшеренү электр-физика институтында башлый, техник, өлкән техник-конструктор, инженер-конструктор була. 1973 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлыйБиография tatcenter.ru.
1970 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенә эшкә күчә, инженер-конструктор, бюро башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы була. 1981— 1984 елларда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенең партком секретаре була.
1984 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә (1994 елдан — «Казан вертолет заводы» ААҖ), 2007 елга кадәр вазифаны башкара. 2015 елга кадәр заводның директорлар советы рәисе була.
1989 елдан 1990 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре була.
2008 елдан — Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) президенты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ― «Постановка на серийное производство многоцелевого вертолета Ми-38» хезмәте өчен Указ Раиса Республики Татарстан №912 от 26 декабря 2023 года. «Республика Татарстан», 29.12.2023 «Хөрмәт билгесе» (1986), «Дуслык» ордены (Татарстан, 2016), «Дуслык» ордены (РФ, 1997), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2006), IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен (2007), М. Л. Миль исемендәге медаль (1992) һәм башкалар Мактаулы авиатөзүче (2010), Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе (2011), Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2002).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1946 елда туганнар Төркем:9 октябрь көнне туганнар