Бу витилиго (ала тире) дигән авыру булса кирәк. Гадәттә ул яшь вакытта, 5 тире капламында пигментларсыз ак таплар чыгудан гыйбәрәт. Үсә төшкәч, алар бергә кушыла һәм зурая. Таплар әүвәл кул чукларының тышкы якларында барлыкка килә һәм тора-бара гәүдәнең башка урыннарына да чыга. Күбесенчә бу үзенчәлек бик озак еллар буена сузыла. Кайбер очракларда алар дәваламыйча, үзләре дә бетәргә мөмкин. Авыруның нидән килеп < чыгу сәбәбе билгеле түгел, шуңа күрә зур эффект белән дәвалап та булмый.

Шулай да, авыруның барлыкка килүе нерв-эндокрин системасындагы ; үзгәрешләргә бәйле дип фаразлана. Дәвалау өчен витаминнар, бигрәк тә В группасы витаминнары, бакыр, цинк микроэлементлары тәкъдим ителә. Гелиотерапия һәм ультрашәмәхә нурлар кулланыла. Нерв-эндокрин системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә.

Искәрмәләр

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Дерматовенерология