Палауда ислам (, , ) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (21 613 кеше, 2021 елга) 3 % ын тәшкил итә. Бөтендөнья мәгълүмат бюллетене () Палауда Ислам дине таралу көньяк Филиппиннар белән гомуми ислам мирасына бәйле дип аңлата Palau. The World Factbook. Пью тикшеренү үзәге () бәясе буенча, 2012 елда илдә 1 меңнән кимрәк мөселман яшәгән, бу сан ил халкының 1 % ын тәшкил иткән.

Палау халкының 2015 елга 89,7 % ы ― христианнар (католиклар – 41,6 %, төрле конфессия протестантлары 34,9 % (шул исәптән, инҗилчеләр 26,4 %, җиденче көн адвентистлары 6,9 %, баптистлар 7 %), 5,7 % ы – җирле дине тарафдарлары, 3 % ы – мөселманнар, 2,6 % ы – башка диннәр (Буддачылык, Бәһаи, Һинд дине, Яһүд дине) тарафдарлары яки диннәрен билгеләмәүчеләр .

Тарих Испания (1500―1899) һәм Алмания (1899―1914) басып алулары вакытында утрауда Рим католик һәм протестант чиркәве, Япония оккупациясе (1919―1947) вакытында синтоистлар һәм буддистлар эшчәнлек җәелдергән.

Ислам Палауда, XXI гасырның беренче унъеллыгында архипелагка эшче-мигрантлар килә башлагач, тарала башлый. Палауда, нигездә, XXI гасыр башында Бангладештан һәм Пакистаннан килгән 500ләп мөселман – эшче мөһаҗирләр яши . Бангладештан килгән мөселманнар Бангладеш ислам җәмгыяте (Bangladesh Islam Association) төзегән, президенты – Мөхиуддин (Mohiuddin).

Палау халкы өчен минималь хезмәт хакы сәгатенә 2,50 доллар тәшкил итсә, чит ил эшчеләре өчен бу 1,50 доллар гына. Түбән хезмәт хакына һәм эш бирүчеләрнең рәхимсез мөгамәләсенә зарланучы чит ил эшчеләренең саны арта. 2005 елның декабрендә Палау хөкүмәте Бангладештан яңа эшче көчләр җәлеп итүгә мораторий керткән. БМО качаклар эшләре буенча агентлыгының 2007 ел өчен хисабы нигезендә, Палауда Бангладештан килгән эшчеләрнең саны 2004 елда 163 тән 2005 елда 425 кә кадәр арткан Palau's Muslims anxiously await Gitmo detainees. CTV News, 19.06.2019.

2009 елның июлендә АКШ президенты Барак Обама администрациясе булган гаепсез Кытай мөселманнары―уйгурлар төркемен кабул итү турында Палау белән сөйләшүләр алып барган. Палау президенты (2019―2013) Гуантанамо төрмәсендә тоткын булган 6 уйгырга утрауда яшәргә рөхсәт иткән Muslim Uighur Bahagia Dibuang ke Palau. republika.co.id.

АКШ хөкүмәте Палауда дини инанулар һәм гореф-гадәтләр буенча дискриминация турында нинди дә булса хәбәрләр тапмаган .

Ислам җәмгыяте

Палауда мөселман җәмгыяте оешкан ().Hanya Miliki Dua Masjid, Muslim Palau Tetap Gencarkan Syiar Islam. republika.co.id, 16.11.2016.

Мәчет Палауда ике мәчет бар, шуларның берсе Палауның элекке (2006 елга кадәр) башкаласы урнашкан . Мәчет (гыйбадәт кылу урыны) бамбук таякларда урнашкан, одеяло һәм гофрланган калай белән төрелгән гап-гади бинадан гыйбарәт Kesederhanaan Umat Islam di Palau. republika.co.id, 16.11.2016. Мәчет белән идарә итүчеләрнең берсе – Мәкбул Хөсәен (Moqbul Husain). Ислам дине бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга Филиппин, Индонезия, Пакистан һәм Һиндстаннан күренекле дин әһелләре чакырыла.

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Палауда дин