Джеймс Августин Алоизиус Джойс (, ) — ирланд язучысы, шагыйрь, модернизм вәкиле.

Джеймс гаиләсе хәерче яшәгән, еш күченергә туры килгән. Шуңа карамастан Джеймска яхшы белем бирелә. Балачак тәэсирен аның «Рәссамның балачак портреты» һәм «Улисс» романнарында күреп була. 6 яшендә ул Клонгоуз Вудс иезуит көллиятенә укырга керә, 1893 елда аны Бельведер Дублин көллиятенә бирәләр. 1897—1902 елларда ул Дублин университетында укый.

1900 елда Дублин газеталарының берсендә аның беренче публикациясе чыга. Шул ук вакытта ул лирик шигырьләр яза башлый.

Аңа 20 яшь булганда, Джеймс Парижга китә. Монда ул журналист, укытучы булып эшли. Өйләнгәч, ул хатыны белән Цюрихта яши башлый. Монда ул мәшһүр романнарын, шигырьләр яза.

Джеймс Джойс 1941 елның 13 гыйнварында авырудан соң вафат була.

Сылтамалар

The James Joyce Centre

Төркем:Ирландия язучылары Төркем:Ирландия шагыйрьләре Төркем:Инглиз язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Полиглотлар