Көнбатыш Вирги́ния () — АКШның көньяк-көнчыгышында урнашкан штат, Көньяк-Атлантик штатларының берсе. 2003 елда халык саны 1,810 млн кешене тәшкил иткән. Штатның башкаласы һәм иң зур шәһәре — Чарлстон. Башка зур шәһәрләр — Хантингтон, Уилинг һәм Моргантаун.

Штатның рәсми атамасы — «Таулы штат» (Mountain State). Девизы — Montani Semper liberi («Таулар һәрвакыт азат»).

Көнбатыш Виргиния штатының мәйданы — 62,8 мең км² (барлык штатлар арасында 41 нче урын). Төньякта Пенсильвания, көнчыгышта Мэриленд һәм Виргиния белән, көнбатышта Кентукки һәм Огайо штатлары белән чиктәш.

Штатның иң эре елгалары — Канова, Потомак һәм Мононгахила. Җирнең якынча 80 %-ы урманнар белән капланган.

Климат континенталь, уртача дымлы.

*