Алинә Мөдәрисова, Мөдәрисова Алинә Рушат кызы (1993 елның 30 декабре, Россия Федерациясе, Башкортстан, Уфа) — драма актрисасы, Әлмәт театры (2013-2015), Камал театры артисты (2015 елдан). Сәхнәдә сөйкемлелеге, табигыйлеге белән аерылып тора. Татарстанның атказанган артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1993 елның 30 декабрендә Башкортстанның Уфа шәһәрендә зур гаиләдә беренче бала булып туа. Ике сеңлесе һәм бер энесе бар. Сеңлесе Раушания Ижауда ансамбльдә бии, икенчесе - Җәмилә - Константин Хабенский театр студиясендә шөгыльләнә. Энесе Бәхтиярга әле 9 гына яшь (2022 елга). Әтисе - Рушат Мөдәрисов - драма актеры, Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (1993 елдан), Башкортстанның халык артисты (2019).

Кечкенә чактан ук театр тормышы белән якын була, "сәхнә артында үсә". Беренче ролен 3–4 яшьтә Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльдә уйный. 10 яшендә «Нур» театрында аңа төп роль бирәләр. Бу Салават Юлаевка багышланган «Гөлбәзир» спектаклендә Гөлбәзир роле иде. Салават Юлаевның өченче хатынын уйный. Шул роль белән Башкортстан артистлары арасында үткәрелгән бәйгедә «Яңа исем» номинациясендә җиңә.Үҗәт Алишәнең илһамчысы

13 яшьтән тхэквондога йөри башлый. Иртә-кич шөгыльләнеп, ике ел эчендә Россия беренчелегенә бара, кара билбау алып кайта.Алинә Мөдәрисова: «Кызыбызга 40 көн булгач эшкә чыктым, спектакльләр вакытында Алмаз аны имезергә алып килә иде»

2009 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Анда Фәрит Бикчәнтәев курсында укый. Укыган елларда анда лидерлык сәләтен күреп, Алинәне училищеның президенты итеп сайлыйлар. Укуханәне 2013 елда тәмамлый һәм шул ук елда Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Анда продуктив эшчәнлек алып бара, гастрольләр белән йөри. 2 елдан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кайта.

Театр 2013 елда аны Әлмәткә чакырып алалар һәм ул Әлмәт Татар дәүләт драма театрына эшләргә керә. Артист буларак нәкъ шунда формалаша. Алинәгә хәтта үзен спектакль режиссеры буларак та сынап карарга мөмкинлек бирәләр: бу спектакль укучуларның диплом эше һәм аны Фәрит Бикчәнтев куярга тиеш булган. Әмма Фәрит абый исә бу җаваплы эшне Алинәгә тапшыра. 2015 елда Казанга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшләргә кайта. Аны монда Бикчәнтәев чакырып ала. Шул вакыттан алып күп кенә популяр спекаткльләрдә катнаша, үзен артист буларак үстерә.

Репертуар «Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин — Үринә «Банкрот» К.Гоцци — Галиәсгар Камал Гайниҗамал «Исәнме, улым!» Б.Абдураззоков — Сәркатип «Малай, бүре һәм Шомбай» Фәнис Җиһанша — Алып баручы «Хуш авылым. Хыяллар» Айдар Җаббаров «Килә ява, килә ява...» Зөлфәт Хәким — Зәйнәп «Ак калфагым төшердем кулдан...» Илдар Юзеев — Зөбәйдә Прайс «Хуш авылым» Айдар Җаббаров «Мендәр әкияте» Олжас Жанайдаров — Камилә «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Айнур «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Фатыйма «Исәнмесез!?.» Мансур Гыйләҗев — Раймонда «Бию пәрие» Илгиз Зәйниев — Кыз һ.б.

Гаилә хәле Ире — драма артисты Алмаз Гәрәев (1987), Татарстанның атказанган артисты (2021). Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли, Алинә белән бер сәхнәдә уйный. 2016 елның 16 июлендә туйлары була. Шул ук елның 13 октябрендә аларның Зөбәйдә исемле кызлары туа.Алинә Мөдәрисованың Instagram аккаунтыннан Кечкенә булуына кармастан Зөбәйдә әтисе белән «Татмедиа Junior» проекты кысаларында «Салават күпере» журналы әзерләгән «Күңелле әлифба» тапшыруын алып бара.КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА / Изучаем татарский алфавит с детьми / ТАТАРСКАЯ АЗБУКА - YouTube Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Камал артисты Алинә Мөдәрисовага мактаулы исем бирелгән. Интертат, 9.08.2025 Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Ватаным Татарстан гәзите 2021 елның 1 февраль көне саны Сөембикә журналы, Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА, 8 июнь 2021: Үҗәт Алишәнең илһамчысы - СӘХНӘ ҺӘМ ЯЗМЫШ

Сылтамалар Үҗәт Алишәнең илһамчысы - YouTube Алина Мударисова (@alishkamiska) • Фото и видео в Instagram Күңелле Әлифба - YouTube «Без Тукайлы халык». Мөдәрисова Алинә | Всемирный конгресс татар Мөдәрисова Алинә Рушат кызы

Шулай ук карагыз Камал театры Наилә Ибраһимова Гүзәл Гөлвердиева Ләйсән Гатауллина Ләйсән Фәйзуллина

Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары