Папуа – Яңа Гвинеядә ислам (, ) ― азчылык дине. Ислам тарафдарлары 10000 нән артык . Мөселманнарның күбесе сөнниләр, аз санда әхмәдияләр бар . Папуа – Яңа Гвинеядәге мөселманнарның күпчелеге – Папуа - Яңа Гвинеянең төп халкы булган меланезиялеләр һәм папуаслар . Күрше Индонезиядә ислам дине өстенлек итсә дә, Папуа – Яңа Гвинеядә ислам динен тотучылар ил халкының (8,9 млн кеше, 2020 елга) бик аз өлешен тәшкил итә. Папуа — Яңа Гвинеядә Ислам – дәүләтнең бөтен территориясе буенча тарала торган иң тиз үсүче диннәрнең берсе .

Тарих XVI ― XIX гасырлар Папуа ― Яңа Гвинеядә Ислам тарихы турында нинди дә булса тарихи чыганаклар табылмаган. Әмма мөселман сәүдәгәрләре Папуа – Яңа Гвинеядә һәм аның тирәсендә XVI гасырдан XIX гасырга кадәр сәүдә иткәне билгеле. XVII ― XVIII гасырларда мөселман сәүдәгәрләре (хәзерге Индонезия) Папуа – Яңа Гвинея районына сәүдә итәргә килгәч, мөселманнар белән туры элемтәләр ныгый төшә. Әлеге чорда Серам мөселманнары һәм Транс-Флай яр буе регионы халыклары арасында контактлар киңәя . Вакыт узу белән алар арасында сәүдә элемтәләре сирәгәя барса да, 1870-елларда төбәктә мөселман сәүдәгәрләренең эшчәнлеге дәвам итә. XIX ― XX гасырларда Папуа ― Яңа Гвинея көньягында мөселман сәүдәгәрләре һәм мөселман эшчеләре яшәгән, әмма аларның дини йолалары яки җирле халыкка йогынтысы турында аз мәгълүм. Мөселманнар белән күп гасырлык элемтәләргә карамастан, кайбер җирле кавемнәр арасында билгеле бер ритуаллардан яки гореф-гадәтләрдән тыш, Папуа ― Яңа Гвинядo Ислам бик аз булган .

XX гасыр 1970-елларда Папуа – Яңа Гвинея мөселман халкы барлыгы 120 кеше тәшкил иткән. Аларның күбесе – Африкадан һәм Көньяк Азиядән килгән экспатриант-эшчеләр . 1982 елда ислам хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә таныла. 1988 елда Папуа ― Яңа Гвинея мөселманнары Малайзиядә урнашкан Ислам оешмасы һәм Согуд Гарәбстаны ислам эшләре министрлыгы ярдәмендә беренче ислам үзәге төзи. 1996 елда ярдәмендә тагын өч ислам үзәге булдырылган. Хәзерге вакытта илдә җиде ислам үзәге (Islamic centers) бар. Бәйтул Кәрим мәчете (Baitul Kareem Mosque) буларак билгеле булган беренче мәчет 1988 елда (Көнбатыш Яңа Британия првинциясе) әхмәдия мөселманнары тарафыннан төзелә .

Хәзерге заман

Папуа-Яңа Гвинея Ислам җәмгыятенең (Islamic Society of Papua New Guinea) генераль секретаре Иса Тейн (Isa Teine) фаразлаганча, «күпләрне Ислам дине Меланезия гореф-гадәтләре белән охшашлыгы аркасында җәлеп итә, 20-30 елдан соң бөтен Папуа ― Яңа Гвинея ислам динен кабул итәр» . Бу фикерне хәтта Папуа-Яңа Гвинеянең күп кенә мөселман булмаган кешеләре дә әйтә, җиденче көн адвентистлары вәгазьчесе «якындагы 30 елда Папуа-Яңа Гвинеянең бөтен таулы районнары мөселман булачак, чөнки безнең мәдәният исламныкы», дип белдергән . Мельбурн университетыннан доктор Скотт Флауэр (Dr Scott Flower) фикеренчә, «җирле халыкның исламны кабул итүенең икенчел сәбәпләре булып күп төрле христиан чиркәүләре арасында көндәшлек һәм Библияне укыганда туган каршылыклы фикерләр аркасында югалып калу һәм күңел кайту тора» . Илнең башкаласы Порт-Морсби шәһәрендә, Баймуру, Дару, Маршалл лагунасы, Муса үзәне һәм Яңа Британия һәм Яңа Ирландия утрауларында мөселман җәмгыятьләре бар. Нәкъ таулы районнарда ислам үсеш кичерәhttp://www.ihrc.org.uk/show.php?id=119 Events in Papua New Guinea.

Саны 2001 елда Папуа-Яңа Гвинеядә 500 дән ким мөселман исәпләнә. 2007 елда АКШ Дәүләт департаменты илдә 2000гә якын мөселман булуын исәпләп чыгарганInternational Religious Freedom Report 2007. 2008 елда илдә 4000нән артык мөселман булуын, өстәвенә, «бөтен авыллары белән бер үк вакытта исламга мөрәҗәгать итүләре» турында хәбәр иткән. 2012 елда доктор Скотт Флауэр (Dr Scott Flower) исәпләп чыгарганча, мөселманнар 5000 нән артык булган, бу 2001 елга караганда 500 % ка күбрәк.

Проблемалар Элек Папуа – Яңа Гвинея Хөкүмәте ислам һәм аның институтларының рәсми танылуына каршы булган. Бүгенге көнгә кадәр хөкүмәт ислам динен тыю белән яный. Мөселманнар дискриминациягә һәм хәтта илдә күпчелек булган христианнар ягыннан көч куллануга дучар була. Сылтамалар Islamic Society of Papua New Guinea Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем: Папуа – Яңа Гвинеядә ислам