Француз Полинезиясендә ислам (, ) ― азчылык дине. Франциянең диңгез арты биләмәсе (pays d'outre-mer) булган Француз Полинезиясендә 500 мөселман исәпләнә, бу сан ил халкының (279 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын тәшкил итә . Француз Полинезиясе мөселманнары – сөнниләр, аларның күбесе Таити утравында яши.

Тарих Ислам дине Француз Полинезиясенә XX гасыр ахырында — XXI гасыр башында Төньяк Африкадан, нигездә, Алжирдан булган мөһаҗирләр белән бергә күпләп үтеп керә башлаган.

Ислам оешмасы Таити ислам үзәге (), җитәкчесе 23 яшьлек марокколы француз Хичам Әл-Беркани (Hicham el-Berkani).

Мәчет 2013 елда Җәмгыять утрауларының, шулай ук Франция Полинезиясенең иң зур утравы булган урнашкан ил башкаласы Папеэте шәһәрендә Франция Полинезиясендә беренче һәм әлегә бердәнбер мәчет ачылган. Әлеге мәчетне ачуны башлап йөрүче ― мәчетнең имамы Хичам Әл-Беркани (Hicham el-Berkani).

Хәзерге заман Хөкүмәт дин тоту ирегенә һәм дини берләшмәләр төзү ирегенә хокук бирсә дә, соңгы елларда Француз Полинезиясенең христиан һәм мөселман җәмгыятьләре арасында киеренкелек күзәтелә. Таитида мөселман гыйбадәт бүлмәсе (мәчет) ачылу шау-шу уятканOpening of Muslim prayer room in Tahiti causes uproar (Таитида мөселман гыйбадәт бүлмәсе ачылу шау-шу уятты). rnz.co.nz, 17.10.2013. Француз Полинезиясендә беренче булырга тиеш булган мәчет 2013 елның 15 октябрендә Корбан бәйрәмендә ачылган. Архипелагта яшәүче 500 мөселман өчен мәчет ачылуга протест белдереп, христиан динендәге йөзләгән Француз Полинезиясе кешесе, ил башкаласы Папеэте урамнарына чыккан, шул вакытта мәчет, хәвефсезлек ягыннан якланмау сәбәпле, ябылырга мәҗбүр була. Шәһәр хакимияте мәчетне бары тик офис итеп кенә кулланырга рөхсәт биргән Islamophobia in French Polynesia. refworld.org, 3.07.2014.

A Tia Porinetia party оппозицион партиясе, утрауларда дини экстремизмның теләсә нинди формасына каршы чыгыш ясавын белдерә First mosque opens in French Polynesia. RNZ News, 16.10.2013.

Сылтамалар Илләр буенча мөселманнар саны Opening of Muslim prayer room in Tahiti causes uproar (Таитида мөселман гыйбадәт бүлмәсе ачылу шау-шу уятты). rnz.co.nz, 17.10.2013 Моны да карагыз Франциядә ислам Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Француз Полинезиясендә дин Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам Төркем:Франциядә ислам