Австралиядә ислам (, ) – азчылык дине. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Австралия халкының гомуми саныннан (25 млн кеше, 2022 елга) 476 291 кеше, ягъни 2,2 % ы үзләрен мөселман дип санаган0main features 2012—2013 abs.gov.au;. Шул ук җанисәп мәгълүматларына караганда, ислам христианлыктан (64 %) һәм буддизмнан (2,5 %) соң, тарафдарларының зурлыгы буенча өченче дини төркем булып торган. 2016 елда Австралия статистика бюросы мәгълүматы буенча, ислам христианлыктан соң (52.1 %), икенче урынга чыга (2,6 %), буддизм (2.4 %) өченче урынга төшә .
Демографлар Австралиядә ислам җәмгыяте вәкилләре санының тиз үсүен мөселман гаиләләрендә күбрәк бала туу һәм мөһаҗирләр күчеп килү белән бәйләп карыйOld trend no leap of faith — smh.com.au, 2012/06/21;Australians lose their faith — blogs.wsj.com, 2012/06/21;.
Австралиядәге мөселманнарның күпчелеге сөнни мәзһәбенә карый, анда шулай ук шактый гына шигый, әхмәдия һәм суфи мөселман азчылыклары яши.
Тарих Австралиядә беренче мөселманнар кыйтгага аурупалылар килгәнче йөз ел алдан төньяк яр буенда җирле халык белән сәүдә иткән Индонезия архипелагыннан килгән сәүдәгәрләр булганReuters — Australian town rejects Muslim school — uk.reuters.com. Австралиялеләр белән балык, диңгез кыяры һ. б. товарлар белән сәүдә иткән җирле халыкның телендә, сәнгать һәм икътисадында эз калдырганMacknight, Charles Campbell.(1976) The voyage to Marege’ : Macassan trepangers in Northern Australia Carlton, Vic. : Melbourne University Press. ISBN 0-522-84088-4.
XIX гасырның икенче яртысында Үзәк Азия илләреннән Австралиягә «әфганчылар» дип аталган дөя куучылар килә (~3000 кеше). Австралиягә беренче тапкыр дөяләр 1840 елда китерелгән, беренче дөя куучылар Мельбурнга 1860 елның июнендә килеп җитә. Дөя куучылар Әфганстаннан гына булмаса да, буларак билгеле булаларJones, Philip G and Kenny, Anna (2007) Australia’s Muslim cameleers : pioneers of the inland, 1860s-1930s Kent Town, S. Aust. : Wakefield Press. ISBN 978-1-86254-778-0. Тимер юллар һәм автотранспорт барлыкка килеп, дөяләрне кысрыклап чыгарганчы, алар авыр йөкләрне изоляцияләнгән җирлекләргә һәм шахталарга илтүдә бәяләп бетергесез икътисади һәм социаль роль уйнаган.
Дөя куучылар янында һәм Төньяк Австралиянең башка районнарында урнашып калган һәм җирле хатын-кызлар белән гаилә корган. «Әфганчылар» Австралиядә мөселман динен таратуда зур роль уйный. Австралиядә 1861 елда (Көньяк Австралия) шәһәрендә төзелә. Аделаиданың 1888 елда дөя куучылар нәселе булган әфганлылар тарафыннан төзелгән.
XX гасыр башында аурупалы булмаган мөселманнарга Австралия Конституциясендә каралган аркасында Австралиягә күченү һәм төпләнеп калу тыела. Әмма кайбер мөселманнарга Австралиягә күченеп килү насыйп була. 1920 һәм 1930-елларда албан мөселманнарына, Европа чыгышлы булуларына ташлама белән Австралиягә күчеп килү рөхсәт ителә. Албан мөселманнары беренче мәчетне 1960 елда төзиләр, 1963 елда Мельбурнда беренче мәчет салалар.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ил икътисадында эшче көчләр җитмәү мәсьәләсе килеп туа, бу үз чиратында Австралиянең мөселманнарны кертмәскә дигән иммиграция сәясәтен йомшартуга китерә. Шуның аркасында Австралиядә, нигездә, Босния һәм Герцеговинадан булган мөселманнар саны арта.
1967 елдан 1971 елга кадәр 10 меңгә якын төрек Австралия белән Төркия арасында килешү кысаларында Австралиягә килеп урнашкан.
Мөселманнар Рамазан аенда Австралиянең барлык ислам мәзһәбләре вәкилләре өчен ифтар оештыра.
2015 елның ноябрендә Сиднейда Австралиянең мөселман партиясе исеме астында сәяси оешма оештырыла, бу – илдә беренче мөселман фиркасе. Партиягә нигез салучы – Диа Мөхәммәд (Diaa Mohamed) Bu ölkədə ilk müsəlman partiyası yarandı. qafqazinfo.az, 17.11.2015.
Австралиядә исламга каршы 6 партия эшли. Алар мәчетләрне ябуны, хәләл ризыкларны тыюны таләп итә.
Саннар Ислам Австралиядә иң тиз үсә баручы дин булып тора. Илдә мөселманнар саны 2007 елдан 2012 елга кадәр 40 % ка, 1976 елдан башлап 10 тапкыр арткан. 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, мөселманнарның өчтән бер өлеше Австралиянең үзендә туган. Түбәндә мөселманнар күчеп килгән илләр исемлеге һәм әлеге илләрдә туган мөселманнарның проценты китерелә: : 36 % Ливан: 10 % : 8 % : 3,5 % : 3,5 % Пакистан: 3,2 % : 2,9 % Ирак: 2,8 % : 2,7 % : 2,3 % Фиджи: 2,0 %
+ Халык саны артуЕлларМөселманнар саныАрту процентларда (%) 198176.782 -1991147.487 +92.1%2001281.600 +90.9%2011476.291 +69.1%2016604.200 +26.9%
Шәһәрләр буенча Шәһәрләр буенча мөселманнар саны арту
+ШәһәрМөселманнар (2006)мөселманнар (2011)Артым %Сидней 164.254213.80430.2%Мельбурн103.230143.94639.4%Брисбен17.94030.11967.8%Аделаида9.54818.15090.0%Перт21.51435.85666.6%Канберра4.3677.42070.0%
Сылтамалар
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Австралиядә ислам