Мирьян Каранович (. 28 гыйнвар 1957, Белград, Югославия) — югослав һәм серб актрисасы.
Фильмографиясе Кинога тәүге тапкыр 1980 елда төшә. Күп әһәмиятле югославия фильмнарында төшә. Халыкара аудиториядә Эмир Кустурицаның «Әти командировкада» (Бер мең тугыз йөз сиксән биш) фильмыннан соң танылу ала. Соңыннан бу режиссерның ике фильмында — «Андерграунд» (Бер мең тугыз йөз туксан биш) һәм «Тормыш могҗиза кебек» (Ике мең дүрт) төшә. Моннан тыш, берничә популяр телесериалларда катнаша, Горан Паскалевич «Дары мичкәсе» фильмында төшә (Бер мең тугыз йөз туксан сигез).
2003 елда «Шаһитлар» исемле хорват фильмында төшә. Бу фильм зур резонанс тудыра, чөнки Карановичка кадәр бер серб башкаручысы да Хорватия фильмнарында катнашмый (Югославиянең таркалу вакытыннан), җитмәсә, Каранович, ирен сугышта югалткан хорват тол хатын ролен башкара. 2006 елда Босния режиссеры Ясмила Жбаничның «Грбавица» картинасындагы мөселман хатын-кызын уйнаган. Бу роль аңа Аурупа киноакадемиясе номинациясендә приз китерә.
Сайланма фильмографиясе 1980 — / Петријин венац 1980 — «Мастера, мастера» / Мајстори, мајстори! — Дуня 1985 — «Жизнь прекрасна» / Живот је леп 1985 — «Папа в командировке» / Otac na službenom putu — Сена 1989 — «Сборный пункт» / Сабирни центар 1995 — «Андерграунд» / Подземље — Вера Попара 1997 — «Три летних дня» / Три летња дана 1998 — «Пороховая бочка» / Буре барута — Наталья 2003 — «Клубничка в супермаркете» / Јагода у супермаркету — хозяйка супермаркета 2003 — «Свидетели» / Svjedoci — Майка 2004 — «Жизнь как чудо» / Живот је чудо — Нада 2006 — «Грбавица» / Grbavica 2006 — «Девушка» / Das Fräulein — Руза 2007—2008 — «Аисты вернутся» / Вратиће се роде — Радмила Швабич — телесериал
Искәрмәләр
Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1957 елда туганнар Төркем:28 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Белградта туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр