Геннадий Владимирович Борисов (1962, Краматорск, ССРБ) — Россия телескоплар конструкторы һәм астроном-һәвәскәр, ул беренче йолдызара 2I/Borisov кометасын ача.

Тормыш юлы Геннадий Борисов 1962 елда Краматорскта туган. 1989 елда М. В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлыйГеннадий Борисов. П.К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының Кырым лабораториясендә инженер булып эшли. Анда ул телескоплар белән эш итә, тик үзе күзәтүләр ясамый. Ул шулай ук «Астрономия фәнни үзәгендә» эшли, Роскосмос белән хезмәттәшлектә эксперименталь телескоплар булдыра.

Борисов буш вакытында Кырым ярымутравының тау өлешендә Научный бистәсендә урнашкан MARGO шәхси обсерваториясендә астрономия белән шөгыльләнә. 2013 елдан 2017 елга кадәр ул җиде кометаJPL Small-Body Database Browser һәм 2013 TV135 кебек берничә җир тирәсе объектын ачыклаган. Бу ачышлар телескоплар ярдәмендә ясалган, аларны ул үзе проектлаган һәм ясаган: GENON (2 комета) һәм GENON Max (5 комета). 2014 елда Борисов C/2013 N4 һәм C/2013 V2 кометаларын ачкан өчен ике Эдгар Уилсон бүләген ала.

2019 ел башында Борисов үзенең яңа 0,65 метрлы телескопы өстендә эшне тәмамлаган. 2019 елның 30 августында, бу телескопта эшләгәндә, ул беренче йолдызара 2I/Borisov кометасын ача, ул Кояш системасында табылган икенче йолдызара объект булып тора. Кометаны ачу Гиннесс рекордлар китабына кертелә.

Геннадий Борисовның 2I/Borisov кометасын ачуын Клайд Томбоның Плутонны ачуы белән чагыштыралар. Томбо шулай ук астроном-һәвәскәр булган һәм телескопларны үзе конструкцияләгән, тик Плутонны ул үз телескопында түгел, ә Лоуэлл обсерваториясе астрографында ачкан.

Ачышлар Геннадий Борисов 10 комета ачкан:

08.07.2013 — озак периодик C/2013 N4 (Borisov); 06.11.2013 — гиперболик C/2013 V2 (Borisov); 22.08.2014 — C/2014 Q3 (Borisov); 05.09.2014 — якын параболик C/2014 R1 (Borisov); 23.02.2015 — озак периодик C/2015 D4 (Borisov); 11.09.2016 — озак периодик C/2016 R3 (Borisov); 01.03.2017 — гиперболик C/2017 E1 (Borisov); 30.08.2019 — гиперболик йолдызара 2I/Borisov; 02.11.2019 — якын параболик C/2019 V1 (Borisov); 20.08.2020 — якын параболик C/2020 Q1 (Borisov).

Шулай ук астероид 2013 TV135 һәм башкалар.

Борисов тиздән һәвәскәр астрономнар яңа кометлар ача алмаячак, дип саный: «2016 елда мин генә комета таптым. 2013 елда без җидәү идек. Елдан-ел алар кими бара. Зур телескоплар арта бара. Һәвәскәрләрнең тиздән берни дә калмаячак».

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1962 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар