Игорь Владимирович Осипов (1973 елның 6 марты, Новошумное, Костанай өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ) — Россия хәрби башлыгы. Россия Хәрби диңгез флотының Кара диңгез флоты командующие (2019 елның 3 маеннан) адмирал (2021).

Тормыш юлы Игорь Осипов 1973 елның 6 мартында Казакъ ССРның Костанай өлкәсе Новошумное авылында туа. 1995 елда Санкт-Петербургта Ленин комсомолы исемендәге Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый.

Офицер хезмәтен Тын океан флотында уза. Көймәләргә каршы кече корабның штурман хәрби өлеше командирыннан Диңгез буе төрле көчләр флотилиясе су өсте кораблар бригадасының 11 нче дивизионы командирына кадәр юл узган.

2004 елда Советлар Союзы флоты адмиралы Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясен тәмамлый. Диңгез буе төрле көчләр флотилиясе су өсте корабларның 165 нче бригадасы штаб башлыгы һәм командиры булып хезмәт итә.

2012 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаганнан соң Балтыйк флотының Балтыйк Хәрби-диңгез базасы штабы начальнигы һәм командиры булып хезмәт итә. Контр-адмирал (13.12.2014)Официальный отдел. Назначения. // Морской сборник. — 2015. — № 2. — С.4..

2015 елның маеннан 2016 елның сентябренә кадәр — Каспий флотилиясе командующие.

2016 елның сентябреннән 2018 елның августына кадәр — Тын океан флоты командующие беренче урынбасары — штаб начальнигы.

Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 11 июнендәге 298 номерлы Указы белән Тын океан флоты командующие беренче урынбасары Игорь Осиповка чираттагы вице-адмирал хәрби исеме бирелә.

2018 елның августыннан 2019 елның маена кадәр — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары.

Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 3 маендагы 203 номерлы Указы белән Россия Хәрби диңгез флотының Кара диңгез флоты командующие итеп билгеләнә. 2019 елның 31 маенда вице-адмирал Игорь Осиповка Кара диңгез флоты командующие шәхси штандарты тапшырыла.

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 11 июнендәге 355 номерлы Указы белән Кара диңгез флоты командующие Игорь Осиповка адмирал исеме бирелә.

2022 елның 23 февралендә Аурупа берлегенеңЕвросоюз назвал имена сотен россиян, попавших под санкцииCouncil Decision (CFSP) 2022/265 of 23 February 2022, 15 мартта — КанадаКанада добавила в санкционные списки по России еще 15 человек, ә 12 апрельдә — ЯпонияДва банка, Тихонова с Воронцовой и депутаты: Япония ввела новые санкции против России санкция исемлегенә кертелә.

Шәхси тормыш Өйләнгән, кызы бар.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Россия Оборона министрлыгы сайтында биографиясе Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1973 елда туганнар Төркем:6 март көнне туганнар Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:РФ адмираллары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар