Николай Русаков (6 май 1939 ел) — ССРБ һәм Россия галиме-гигиенист, Россия медицина фәннәре академиясе академигы (2007), Россия фәннәр академиясе академигы (2013), Россия федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002).

Биографиясе Русаков Николай Васильевич 1939 елның 6 маенда Мәскәү өлкәсенең Красный ткач бистәсендә туган.

1964 елда И. М. Сеченов исемендәге 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый, аннары шунда 1970 елга кадәр аспирантурада укыйРоссийская Академия Наук/ Академику Русакову Николаю Васильевичу — 80 лет.

1970-1989 елларда — А. Н. Сысин исемендәге гомуми һәм коммуналь гигиена институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, Е. И. Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе һәм тропик медицина институты бүлегенең лаборатория мөдире.

1989 елдан — А. Н. Сысин исемендәге тирә-як мохит кеше экологиясе гыйльми-тикшеренү институтының туфрак һәм сәнәгать калдыклары гигиенасы лабораториясенең мөдире.

«Туфрак һәм тирә-як мохит гигиенасы» секциясе рәисе, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар-эпидемиологик күзәтү Департаментның баш эксперты, РФ Дәүләт стандартының һәм РФ Дәүләт заказларын үтәү буенча фәнни-техник комитетлары әгъзасы; калдыкларны эшкәртеп, чүп-чар төяп озату буенча Үзәк орган җитәкчесе; туфрак гигиенасы һәм калдык хәвефенең сыйфатын бәяләү өлкәсендә билгеле белгеч; фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: туфрак торышын күзәтү: аның фундаменталь нигезләре һәм методологиясе, туфракның гигиена хәле һәм аның агулануын кеше сәламәтлегенә йогынтысын күзәтү.

2004 елда Россия медицина фәннәре академиясенең әгъзасы итеп сайлана.

2007 елда — Россия медицина фәннәре академиясенең академигы.

2013 елдан — РФА академигы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Россия федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002); "Хезмәт ветераны" медале.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Российская Академия Наук/ Русакову Николаю Васильевичу — 80 лет Профиль Николая Васильевича Русакова РФА рәсми сайтында

Төркем:6 май көнне туганнар Төркем:1939 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәү өлкәсендә туганнар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Мәскәү медицина институтын тәмамлаучылар