Евгений Викторович Пригожин (1961 елның 1 июне, Ленинград) — Россия бизнесмены, ресторатор, кейтеринг бизнесы хуҗасы. Пригожин компаниясе Россиядә дәүләтнең югары затларын тукландыруны оештыру белән шөгыльләнгән, шуның аркасында ММЧда «Путин пешекчесе» дигән исем алган.

«Деловой Петербург» басмасы үзенең 2019 елгы «миллиардерлар рейтингы»нда Евгения Пригожинны 72 нче урынга куйган. 2016 елда «Город 812» басмасы версиясе буенча Санкт-Петербургның иң йогынтылы 30 кешесе исемлегенә кергән.

2016 елдан — АКШ санкцияләре астында, 2020 елдан — Аурупа берлеге һәм Бөекбритания, 2022 елдан — Канада һәм Япония.

Тормыш юлы Евгений Пригожин 1961 елның 1 июнендә Ленинградта туган. 1977 елда 62 нче спорт мәктәп-интернатын (хәзер 1 нче Олимпия резервы көллияте) тәмамлый. Чаңгы ярышлары белән шөгыльләнгән.

1979 елның 29 ноябрендә Ленинградның Куйбышев суды Пригожинны РСФСР Җинаять кодексының 15 һәм 144 маддәләре буенча 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. 1981 елда Жданово суды аны РСФСР Җинаять кодексының «урлау», «талау», «караклык», «балигъ булмаганнарны җинаятьчелеккә тарту» маддәләре буенча 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәнРосбалт 21.09.2018 Илья Давлятчин Бурная молодость «кремлевского ресторатора» . 1988 елда аны кичерәләр һәм 1990 елда ул колония-поселениедән чыга.

РБК мәгълүматларына караганда, Пригожин «провизор-фармацевт» белгечлеге буенча Ленинград химия-фармацевтика институтын тәмамлаган.

1990 елда Ленинградта хот-дог сату челтәре оештыра. 1993 елда «Контраст» супермаркетлар челтәре идарәчесе була. 1995 елда челтәр 10 кибеткә кадәр арткан. 1996 елның декабрендә партнёрлар белән бергә Петербургта РФА зоология институты бинасында беренче «Иске таможня» элита ресторанын ача.

1998 елның язында, финанс һәм сәяси элита арасында популяр урынга әверелгән «New Island» ресторанын ача. 1999 елның җәендә анда Сергей Степашин һәм ХВФ башлыгы-идарәчесе Мишель Камдессу очрашканнар. 2001 елда «New Island» бортында Россия һәм Франция Президентлары Владимир Путин һәм Жак Ширак кичке ашы уздырганнар. Биредә 2002 елның маенда Владимир Путин Джордж Буш-кечене кабул иткән, 2003 елның көзендә Путин суднода туган көнен билгеләп үткән.

2002 елдан 2012 елга кадәр «Блин-Дональтс» тиз туклану челтәрен үстергән. 2003 елда бер ресторанның ачылышында Санкт-Петербург губернаторы Владимир Яковлев һәм Чили Президенты Рикардо Лагос булганнар.

2000 нче еллардан төзелеш проектларында катнаша.

2018 елда Владимир Путин журналистларга биргән интервьюсында (NBC дан Мегин Келлига һәм ORF дан Армина Вольфуга) Пригожин белән шәхсән таныш булуын раслаганИнтервью американскому телеканалу NBC«Кремлин.ру», 10.03.2018 6 жестких вопросов Путину: о Пригожине, MH17 и фотографиях топлесРусская служба BBC, 05.06.2018 .

Гаилә Өйләнгән. Балалары: улы Павел, кызы Полина.

2003 елда Пригожин Павел һәм Полина белән бергә «Индрагузик» әкиятләр китабын яза һәм аны 1000 данә тираж белән бастыра. Китап сатылмаган, ә югары дәрәҗәле һәм танылган кешеләргә бүләк итеп бирелгән.

Медиахолдинг РБК журналын тикшерү буенча, 2017 елның июнендә Евгений Пригожин хакимияткә карата лояль позициядә торучы илдә иң эре медиахолдингларның берсен булдыру һәм финанслау артында торырга мөмкин. 2014 елның май-июнь айларында «Федераль яңалыклар агентлыгы» эшли башлый, ул вакытлар узу белән «Медиа фабрикасы» кебек танылган 16 яңалык сайтына кадәр үскән.

2017 елның февраленә басмаларның айлык аудиториясе 36 миллион кешегә җиткән, ул «РИА Новости» һәм «Комсомольская правда» күрсәткечләрен узып киткән. Шул ук вакытта «Медиалогия» мониторинг системасы «Федераль яңалыклар агентлыгы»н Россия массакүләм мәгълүмат чаралары арасында цитаталылык буенча җиденче урынга куйган.

2019 елның 4 октябрендә Ачык медиа «Патриот» медиахолдингын төзү турында хәбәр иткән, аңа Медиа фабрикасы басмаларының бер өлеше кергән.

Чит илләр ягыннан санкцияләр 2016 елның 20 декабрендә Евгений Пригожин Украина сугышында Россиянең роле аркасында АКШ санкция исемлегенә кертелә. Бу карарны шәрехләп, Пригожин санкцияләргә битараф каравын белдерә, чөнки аның бизнесы Аурупа һәм АКШ белән бәйле түгел. 2017 елның июнендә киңәйтелгән санкция исемлегенә «Конкорд Кейтеринг» һәм «Конкорд Менеджмент һәм Консалтинг» компанияләре кертелә. 2018 елның 16 февралендә АКШ махсус прокуроры Роберт Мюллер Евгений Пригожинга һәм тагын 12 Россия гражданына АКШ президентын сайлауга кысылыш турындагы эш буенча гаепләү белдергән.

2020 елның июлендә АКШ Финанс министрлыгы Пригожин белән бәйле өч Россия физик затына һәм Россия, Судан, Кытай һәм Гонконгтан биш компаниягә каршы санкцияләр кертә.

2020 елның октябрендә Аурупа берлеге Ливиядә эшләүче «ЧВК Вагнер» белән тыгыз элемтә өчен Пригожинга каршы шәхси санкцияләр кертә

2018 елның февралендә Колумбия округының округ суды Пригожинны кулга алуга ордер бирә. 2020 елның җәендә ФБР Пригожинны эзләү исемлегенә кертә, ә 2021 елның февралендә аны кулга алырга ярдәм иткән мәгълүмат өчен 250 мең АКШ доллары күләмендә бүләк вәгъдә иткән.

2022 елның мартында АКШ Пригожинга, аның хатынына, ике баласына һәм өч компаниягә каршы санкцияләр керткән.

ЧВК «Вагнер» Вагнер төркеме () — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Россиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә, Африка илләрендә кулланылып килә. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелә.

2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертә. Төркем башында Россия президенты Владимир Путинның «пешекчесе» саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" исеме төркем командирларының берсе булган Дмитрий Уткин кушаматыннан килә.Они сражались за деньги fontanka.ru 23.08.2017 Төркемнең авыр техникасы, артиллериясе һәм хәрби авиациясе бар.

Фетнә 2023 елның 23 июнендә кич белән Евгений Пригожин Россия гаскәрләренең ЧВК «Вагнер»ның позицияләренә һөҗүм ясавын хәбәр итә. 24 июньдә кич белән Е. Пригожин Оборона министрлыгы белән кораллы конфликт башлануы турында белдерә. Чираттагы мөрәҗәгатендә Пригожин үзенең 25 меңлек армиясе «илдә ни өчен беспредел булуын аңларга бара» дип белдерә һәм барлык теләүчеләрне Вагнерга кушылырга чакыра. Владимир Путин дәүләт телеканаллары аша мөрәҗәгать иткәндә фетнәне «хыянәт», шулай ук «аркасына пычак кадау» дип атый һәм фетнә юлына баскан һәркем «котылгысыз җәза алачак» дип вәгъдә итә.

24 июнь төнендә Вагнер сугышчылары Дондагы Ростовка керә һәм шәһәрдәге төп объектларны үз кулына ала. Мәскәү ягына М4 трассасы буенча хәрәкәт итүче Вагнер бронетехника колоннасы Липецк өлкәсендә күзәтелә.

24 июнь кичендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Владимир Путин белән килешү буенча Евгений Пригожин белән сөйләшүләр үткәрә. Пригожинның ялланган кешеләре, Мәскәүгә 200 километр барып җитмичә, »план буенча» кыр лагерьларына кире кайталар.

Килешү нәтиҗәсендә, Евгений Пригожин Беларуська китәчәк, Россия хөкүмәте ягыннан барлык дәгъвалар алыначак, шул исәптән аңа каршы ачылган җинаять эше дә туктатылачак.

Үлеме

2023 елның 23 августында Россия Федерациясенең Тверь өлкәсендә булган Мәскәүдән Санкт-Петербургка очучы шәхси очкычы һәлакәте нәтиҗәсендә гомере өзелгән.

Бүләкләр

IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2014 елның 22 мае) — ирешелгән хезмәт казанышлары, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, космосны үзләштерүдә, гуманитар өлкәдә, законлылыкны ныгытуда, актив законнар чыгару һәм иҗтимагый эшчәнлектә, күпьеллык намуслы хезмәте өчен; I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале кавалеры; «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Он повар Путина. Он тролль Путина. Он миллиардер. — расследование «Фонда борьбы с коррупцией» о деятельности Евгения Пригожина

Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1961 елда туганнар Төркем:1 июнь көнне туганнар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Русия эшмәкәрләре Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:Санкт-Петербург химия-фармацевтика академиясен тәмамлаучылар