Татаринов Дмитрий Иванович (18 октябрь 1877 ел — 25 июль 1956 ел) — галим-терапевт, югары мәктәп хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1905), профессор (1934). РСФСР-ның 1 нче һәм 2-нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1940), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1944), Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1944) кавалеры

Биографиясе Дмитрий Иванович Татаринов 1877 елның 18 октябрендә Ырынбур губернасы Верхнеурал өязе Белорет Заводы бистәсендә [хәҙер Башҡортостан Республикаһының Белорет ҡалаһы] туган. 1901 елда Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый.

1901-1912 елларда Мәскәү университетының медицина факультеты ординаторы, клиника ассистенты. 1912-1914 елларда мәктәп табибы. 1914-1918 елларда Уфада Бөтенрусия земство берлеге госпиталендә бүлек мөдире. 1918-1920 елларда Томск кала поликлиникасы мөдире.

1920-1934 елларда Уфаның 2 нче һәм 3-нче дәваханәләрендә терапия бүлеге мөдире.

1934-1956 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире булып эшли. Башкорт медицина институтында 3 кафедра оештыра: эчке авырулар пропедевтикасы, госпиталь һәм факультет терапиясе. Эчке авыруларны гыйльми эзләнү үсешенә, Башкорт АССРда терапевтик хезмәтне барлыкка китерүгә зур өлеш керткән.

Төп фәнни хезмәтләре ашказаны-эчәк тракты авыруларын, йөрәктәге физик кимчелекле, ревматизмны, сепсисны өйрәнүгә багышланган. 50-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән (1944).

ВКП(б) әгъзасы. 1 нче һәм 2-нче чакырылыш РСФСР-ның Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1956 елда Уфада вафат була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Татаринов Дмитрий Иванович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. профессор ТАТАРИНОВ Д. И. (1877-1956) . Башкирский государственный медицинский университет. Проверено 25 сентября 2018. Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Белоретта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:1956 елда вафатлар Төркем:25 июль көнне вафатлар Төркем:1877 елда туганнар Төркем:18 октябрь көнне туганнар