Баһрот Мәгарәләре, урында Барад(बारड) атамасы астында мәгълүм, Махараштрада, Даһану янында Һиндстанда бердәнбер Парси/Зәрдөштлек мәгарә гыйбадәтханәсе. Баһрот мәгарәләре Гөҗәратта, Санджаннан 25 километрда һәм Борди авылыннан кечкенә 8 км арада һәм шулай ук Таласаридан NH48 Дәүләт Шоссесыннан якынча 9 км да урнашкан. Бу тау сыртына башта авылның кабилә кешеләренә хуҗа булган, алар аны агач, карви (балчык стена ясар өчен кулланылган) җыяр өчен кулланган. Соңрак алар Буддачылык монахлары тарафыннан казылган кулланылмаган Буддачылык мәгарәләре булган. Атәшпәрәстләр Мөхәммәд бин Тугълукъ генералы Алаф Хан Санджан биләмәләренә яулап кергәннән соң бу тауларда 13 ел буена яшеренеп торган. ‘Ираншаһ Ялкыны’ шулай ук бу периодта (б.э. 1393–1405 елы) Баһротка күчерелгән булган. Хәтта хәзер, бу Изге Ут янып тора, хәзер ул Удвадада урнашкан, карагыз Ираншаһ Аташ Бәһрам, һәм аңа дөньяда тугъры утның иң күренекле дәрәҗәсе бирелгән. Баһрот мәгарәләре мирас урыны дип игълан ителгән булган һәм ул Һиндстанның Археологик Өйрәнүе (ASI) астында сакланып торган һәйкәл булып тора.
Шулай ук карарга мөмкин Һиндстанда ут гыйбадәтханәләре исемлеге
Искәрмәләр
Төркем:Буддизм Төркем:Зәрдөштлек Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр