Абдулла Алиш исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе. Татар язучысы Абдулла Алиш (Абдуллаҗан Габделбари улы Алишев, 1908―1944) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

Тарих

1990-елларда балаларга атап иҗат ителгән әсәрләр өчен «Ялкын» журналы редакциясе Абдулла Алиш исемендәге премия булдырган.

1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куела. Ул ел саен шагыйрьләргә һәм язучыларга, шулай ук иҗат коллективларына балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә.

Аның беренче лауреатлары – татар балалар әдәбияты классиклары Ләбибә Ихсанова һәм Шәүкәт ГалиевАбдулла Алиш әдәби премиясе лауреаты билгеле! (+ барлык Абдулла Алиш премиясе лауреатлары исемлеге). belem.ru.

Төрле елларда премиягә Рөстәм Мингалим, Рафис Корбан, Фәнис Яруллин, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һәм башкалар ия булган.

Абдулла Алиш исемендәге республика әдәби премиясен, гадәттә, А. Алишның туган авылы ― Спас районы Көектә тапшырганнар. Казанда лауреатларны игълан гына иткәннәр, ә тапшыру үзе биредә узган. Соңгы тапкыр бу тантана 2018 елда булган «Школу назвать его именем не успели»: как живет малая родина Абдуллы Алиша село Каюки.

Статус Балалар әдәбияты (проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть һәм публицистика) өлкәсендә соңгы өч елда нәшер ителгән әсәрләр, шулай ук заманча балалар әдәбиятын пропагандалау буенча актив эшчәнлек өчен бирелә.

Премия күләме ― 30 мең сум.

Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары 1996 – Ләбибә Ихсанова 1996 – Шәүкәт Галиев 1997 – Роберт Миңнуллин 1997 – Рөстәм Мингалим 1998 – Хәкимҗан Халиков 1999 – «Сабантуй» газетасы 2000 – Ләбиб Лерон 2000 – Рәшит Бәшәр 2001 – Җәүдәт Дәрзаман 2002 – Роза Хафизова 2002 – Галимҗан Гыйльманов 2003 – Илсөяр Сөнкишева 2003 – Рафис Корбан 2004 – Мәрзия Фәйзуллина 2004 – Йолдыз Шәрәпова 2004 – «Мәгариф» нәшрияты 2005 – Әнәс Хәсәнов 2005 – Энҗе Мөэминова 2005 – «Салават күпере» журналы 2006 – Равил Рахмани 2006 – «Ялкын» журналы 2006 – Татарстан китап нәшрияты 2007 – Алмаз Гыймадиев 2008 – Вакыйф Нуриев 2008 – «Әкият» курчак театры 2009 – Бикә Рәхимова 2010 – Дания Гайнетдинова 2010 – Мөҗәһит Әхмәтҗанов 2011 – Фәнис Яруллин 2011 – Фарсель Зыятдинов 2012 – Нәкыйп Каштанов 2013 – Солтан Шәмси 2014 – Хәбир Ибраһим 2015 – Фәйрүзә Мөслимова 2016 – Хәлим Җәләй 2017 – Ленар Шәех 2018 – Факил Әмәк 2019 – Нурия Сәйар 2021 – Эльмира Шәрифуллина 2023 – Рәхимә Арсланова, Фирдәвес ӘһлияРузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023 2024 – Рухия АхунҗановаРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024 2025 – Ләлә СабироваРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 23.01.2025 2026 ― Зинаида Захарова белән Равилә Шәйдуллина-МоратРузилә Мөхәммәтова. Язучылар премия бүлә: «Премия булса – нур өстенә нур, булмаса – баш бәласе түгел». Интертат, 27.01.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар Абдулла Алиш исемендәге премия. Татарстан Язучылар берлеге

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан премияләре Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Абдулла Алиш исемендәге премия