Миңневасыйк Абдуллин, Миңневасик Гатаулла улы Абдуллин (1946 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Рәтамак) – ветеран спортчы (йөгерү), педагогика фәннәре кандидаты, доцент, СССР спорт мастеры (1977), Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1999), җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР, алты тапкыр Россия чемпионы.

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 14 февралендә Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. 1977 елда Ленин һәм Кызыл Байрак орденлы П. Ф. Лесгафт исемендәге дәүләт физик культура институтын тәмамлаган.

1991 елдан – М. Акмулла исемендәге БДПУда укыту эшендә, доцент, 2001 елдан — физик культура кафедрасы мөдире, БДПУ Гыйльми советы әгъзасы, җиңел атлетика буенча Башкортстан Республикасы җыелма командасы консультанты.

Хәзерге вакытта Кырмыскалы районында яши«Забег здоровья». Ермекеевская централизованная библиотечная система.

Спорт

спорт белән 1970-еллардан Уфада Гастелло исемендәге спорт клубында шөгыльләнә башлаган. 1970 елда спорт мастерлыгына кандидат, бер елдан — спорт мастеры нормасын үти (исем 1977 елда бирелә).

Тбилисидә «Правда» газетасы призына ел саен үткәрелә торган массакүләм җиңел атлетика кроссында Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе хезмәткәре буларак чыгыш ясап, җиңү яулаганМарсель Гафуров. Мы застряли в Тбилиси. // Из журналистской жизни. Бельские просторы, № 4, 2004.

1974-1977 елларда җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы әгъзасы.

Йөгерүче үзенең спорт карьерасында экватор озынлыгыннан 1,5 тапкыр озынрак дистанцияне узган.

Башкорт АССРның дүрт рекордын куйган: 1000, 1500, 3000 һәм 5000 метрга йөгерүдә җиңүче. 3 километрлы дистанциядәге рекордны – 7 минут 51,2 секунд – 49 ел беркем дә җиңә алмый.

«Гастелло» спорт клубында тренер булганда, биш спорт мастеры һәм сигез спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләгән. Башкорт дәүләт педагогика институтында 12 ел эшләү дәверендә йөзләгән квалификацияле физкультура укытучысы әзерләгән Сегодня в моей постоянной рубрике #ЖЗЛ_Башкортостан – знаменитый легкоатлет Миннивасик Гатауллович Абдуллин. Одноклассники.

Һәр ел саен Ярмәкәйдә районда бик популяр булган чара – «Сәламәтлек йөгереше» (Забег здоровья) үткәрә Легкоатлетический кросс на призы Миннивасика. Администрация Ермекеевского района

Библиография, фәнни хезмәтләре Физик тәрбия проблемалары буенча 60 тан артык фәнни хезмәт авторы. Бег — моя жизнь / М. Г. Абдуллин; [Лит. запись В. Н. Голова], 115, с. портр. 17 см, Уфа: Башк. кн. изд-во 1988 Комплексная программа по профилактике здоровья детей дошкольного и школьного возраста : Метод. пособие / Л. М. Аллакаева, М. Г. Абдуллин ; Башк. институт развития образования, 33 с. ил. 21 см, [2-е изд., стер.] Уфа. Изд-во БИРО 1998

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1975 ел – БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы 1977 ел — «Хезмәт казанышлары өчен» медале 1999 ел — «БР атаклы спортчысы» билгесе 1977 ел – СССР спорт мастеры 1999 ел – БР атказанган физик культура хезмәткәре 2022 ел – Ярмәкәй районының мактаулы гражданыТатьяна Сергеева. Присвоено почетное звание. Ермекеевские новости, 10.06.2022

Искәрмәләр

Сылтамалар Галина Бахшиева. Глава Башкирии рассказал о знаменитом легкоатлете Миннивасике Абдуллине. ИА «Башинформ», 11.09.2022

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:ССРБ спорт осталары Төркем:Җиңел атлетика осталары