Рафис Галиев, Рафис (РәфисИскәндәр Сираҗи. ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘМ, ҮЗГӘРЕШЛӘР! «Безнең гәҗит», 06.10.2020) Фатыйх улы Галиев (1961 елның 20 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Азнакай) ― хуҗалык эшлеклесе, 2008-2011 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы.

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 20 ноябрендә Татарстан АССР Азнакай шәһәр тибындагы бистәсендә (1987 елдан шәһәр) туган. Югары белемгә ия: 1984 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын, 1990 елда «» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1994 елда «нефть-газ бизнесы» курсы буенча АКШта стажировка узган, 2001-2002 елларда РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә белемен күтәргән Движение вперед - стремление к совершенству. «Элита Татарстана», 02.11.2011.

Хезмәт юлы Хезмәт юлын «Азнакайнефть» ППД цехы слесарь-ремонтчысы булып башлаган.

1984-2001 елларда «Азнакайнефть» НГДУ цехы мастеры, өлкән мастеры, нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы урынбасары, нефть һәм газ чыгару буенча технологик бүлек башлыгыАзнакаево: 80 лет на высоте! «Маяк», 18.11.2011.

2001-2002 елларда «Татнефть» ААҖнең инвестицияләр белән идарә итү идарәсенең инвестицияләрне исәпкә алу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы.

2002 елдан «Татнефть» ААҖ Азнакай УПНПиКРСында: 2002-2003 елларда башлыкның беренче урынбасары – баш инженер, 2003-2008 елларда башлык.

2008 елның гыйнварыннан «АзнакайРемСервис» ҖЧҖ башкаручы директоры, берничә уйлап табу авторы.

2008 елның 1 октябреннән 2011 елның 20 декабренә кадәр Азнакай муниципаль районы башлыгы.

«Шешмаойл» идарә итүче компаниясе ҖЧҖ «Пионер - 2000» АҖ башкарма директоры О награждении Почетной грамотой Министерства промышленности и торговли Республики Татарстан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 ― «Татнефть» ААҖ генераль директоры Рәхмәте 2005 ― РФ Минпромэнерго Рәхмәте 2005 ― Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале 2007 ― «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале 2016 ― Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мактау грамотасы.

Гаиләсе Хатыны Рушания Ринат кызы Бәширова, шәхси эшмәкәр, берничә фирма хуҗасы.

Искәрмәләр

Әдәбият Галиев Рафис Фатыхович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 16нчы бит.

Сылтамалар Галиев Рафис Фатыхович. viperson.ru Движение вперед - стремление к совершенству. «Элита Татарстана», 02.11.2011

Төркем:Район башлыклары Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:И.М. Губкин исемендәге Русия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Татарстан нефтьчеләре