Гуа́м территориясе (чаморро телендә Guåhån) — Тын океанның көнбатыш өлешендә урнашкан утрау. АКШ составына керә; милли сайлауларда катнашу хокукы булмаган, оешкан кушылмаган территория (organized unincorporated territory) халәтендә. Тын океанның көнбатыш өлешендәге Мариан утрауларында урнаша.
Утрауның төп халкы — чаморро халкы. Алар бу утрауда якынча 3500 ел буена яшиләр.
Башкаласы — Хагатна шәһәре.
Икътисадның төп чыганагы — туризм. Шулай ук утрауда АКШ хәрби базасы урнаша. Утрауның үз университеты бар.
Диннәр Гуам халкының күпчелеге ― христианнар.
2010 елда христианнар – 94,2 % (католиклар 75 %, протестантлар 17,7 %) , җирле халык динен тотучылар ― 1,5 %, буддачылык тарафдарлары ― 1,1 %, Һинд динен, Яһүд динен, Ислам динен тотучылар һәрберсе ― 1 % тан кимрәк, динен күрсәтмәгәннәр ― 1,7 %, башка диннәр ― 1,6 % тәшкил иткән Religions in Guam. PEW-GRF The Future of World Religions: Population Growth Projections, 2010-2050. Pew Research Center. Гуамда ислам
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт
Моны да карагыз
* Төркем:Тын океан утраулары Төркем:Австралия һәм Океанлык утраулары Төркем:Мариан утраулары Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр