Праһа өчен сугыш яки Праһа һөҗүмчән операциясе (tat.lat. Praga öçen suğış) (5 май 1945 — 12 май 1945) — Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең соң операциясе, аның нәтиҗәсендә Праһа шәһәре азат ителә.

Алман-нацист генерал-фелдмаршалы Фердинанд Шөрнер соңгы Гитлер боерыгын үтәр өчен Праһа шәһәрен икенче Берлинга әйләндерергә ниятләгән. Бер миллион санлы фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе Праһа эчендә һәм тирәсендә туплана.

Сугыш барышы Баш күтәрү һәм власовчылар Чехиядә Власов җитәкчесендәге Рус ирек гаскәре () — власовчылар — 1945 елда урнаша.

1945 елның 5 маенда Чех ватанпәрвәрләре баш күтәрү башлыйлар. Башта Буняченко җитәкчесендәге власовчылар бу чех көрәшен яклыйлар, ләкин 8 майда власовчылар күтәрелешен ташлыйлар һәм чигенәләр.

Совет Гаскәре Праһаны азат итә

АКШ башлыгы Праһаны азат итүдән баш тарта һәм Пльзен көнчыгыштан бармавын белдерә.

Совет Гаскәр башлыгы АКШ-дан бу мәгълүматны озак көтә. АКШ ниятләрен белеп Совет гаскәрләре Чехияне азат итәргә чишәләр.

1945 елның 9 маенда Беренче Украин Фронты 3-нче, 4-нче танк гаскәре Праһа шәһәренә бәреп керәләр.

Т-34 танкы «хатирәсе»

Праһага кергән беренче совет Т-34 танкы Иван Гончаренко йөртә, Праһа өчен сугышы барышында Гончаренко батырлыкны күрсәтеп һәлак була.

Иван Гончаренко истәлегенә Праһа урамы исемләнә, аның танкы озак вакытта Праһа хәрби-тарихи музеенда урнаша.

Бәрхет инкыйлабы вакытында 1989 елда азат итүче танк чех миләтчеләре тарафыннан мәсхәрәләнә — ал төсенә буяла һәм җыеп алына.

Фашист көчләрен тар-мар итү Совет һөҗүме нәтиҗәсендә нацист-алман гаскәрләре куркуга төшеп Праһадан качалар. 10—13 майда Совет көчләре фашист гаскәрләрне тар-мар итә һәм нацист әсирлеккә алалар.

Хыянәт һәм җәза

12 майда Совет гаскәре генерал Власовны кулга ала, соңрак бүтән власовчылар — Буняченко, Трухин — кулга алына. Совет Берлеге хыянәте өчен Власов, Буняченко, Трухин һәм бүтән Совет хөкеме карары буенча Бутырка төрмәсендә асып үтерелә.

Нәтиҗә Праһа өчен сугыш нәтиҗәсендә фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе тар-мар ителә һәм кеше совет әсирлегенә алына.

Совет гаскәр башлыгына — маршал Коневка — «Хөрмәтле Праһа граҗданины» дәрәҗәсе бирелә.

Шулай ук карагыз

Бөек Ватан сугышы Гази Заһитов Сталинград сугышы Курск сугышы Ленинград камалышы Икенче бөтендөнья сугышы Җиңү көне

Әдәбият Мерников А. Г., Спектор А. А. Всемирная история войн. — Минск, 2005, стр. — 652 Конев И. С. Сорок пятый. — М., Воениздат, 1970 Лелюшенко Д. Д. Москва — Сталинград — Берлин — Прага. Записки командарма. — М.: Наука, 1987 Великая Отечественная война Советского Союза 1941-1945: Краткая история. Сокрушение фашистской Германии. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: Воениздат, 1984. — 560 с., ил. — 250 000 экз. Президент РФ встретится с премьер-министром Чехии — статья РИА «Новости». Хоффманн Й. История власовской армии = Die Tragödie der ‚Russischen Befreiungsarmee‘ 1944/45. Wlassow gegen Stalin / Пер. с нем. Е. Гессен. — Paris: YMCA-PRESS, 1990. — 379 p. Газета: Прага победоносной Красной Армии-освободительнице

Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы Төркем:Праһа