Игүле солы () — кыяклылар гаиләгеннән Солы ыругына керүче сабан ашлыгы. Киң мәйданнарда игелә торган культура. Башлыча ат азыгына һәм ярмага китә.

Игү мәйданы буенча бөртеклеләр арасында, бодай, арыш, кукуруз, арпадан кала, бишенче урынны алып тора. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә кулланалар.

Солы (арыш кебек үк), бодай һәм арпа чәчүлекләрендә чүп үләне булып йөргән. Соңыннан алардан аерылып, башка культураларның азык кыйммәтен үлчәү берәмлеге булып киткәнХәмидуллин, З. Икмәк турында баллада. — Кызыл таң. — 27.12.2013.

Безнең киңлектә солы май башында чәчелә. Солы ярмасы аеруча файдалы. Ул — иң калорияле культура. Солы ярмасында 18 процент аксым, 60 процент углевод һәм 5 процент чамасы май бар. Шуның өстенә ул Е, А, К, В витаминнарына, микроэлементларга, ферментларга бай.

Искәрмәләр

Чыганаклар Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: югары уку йортлары өчен дәреслек. — Б. 401

Төркем:Кыяклылар